+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 сентябрь , 19:20

“Ышанычлы мохит булдырдык”

Ни өчен инвесторлар “Алга” махсус зонасын сайлый?

“Ышанычлы мохит булдырдык”
“Ышанычлы мохит булдырдык”
Аерым территорияләрне үстерү һәм, анда инвестицияләр җәлеп итеп, яңа җитештерү куәтләре булдыру өчен махсус икътисади зона (МИЗ) булдырыла. Мондый территория махсус хокукый статус ала һәм анда эшкә керешкән бизнеска төрле ташламалар ясала, өстенлекләр бирелә. Мәсәлән, салымнар киметелә, минималь ставка буенча кредитлар алу мөмкинлеге бирелә, җирне арендалаганда яисә сатып алганда бәяләр отышлырак була.

Мондый территорияләр Русиядә генә түгел, алга киткән илләрнең күбесендә бар. Мисал өчен, беренче заманча МИЗ Ирландиядә барлыкка килә. Аны яңа компанияләр һәм эш урыннары булдыру өчен 1959 елда эшләтеп җибәрәләр. Вакытлар узу белән мондый тәҗрибә күп илләргә таралды, тик анда алар башкача атала. Мәсәлән, АКШта – технопарклар, Кытайда – махсус икътисади зоналар, ә Грузиядә – ирекле индустриаль зоналар.

Русиядә махсус икътисади зоналар турындагы закон 2005 елда кабул ителде, анда мондый территорияләрне булдыру һәм эшкә кушу принциплары бәян ителде. МИЗ эшчәнлеге, шулай ук, Президент указлары, Хөкүмәт карарлары һәм башка хокукый актлар белән җайга салынырга мөмкин. Хәзер илдә 56 махсус икътисади зона эшли, шуларның берсе – Башкортстандагы “Алга”.

Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәте Русиянең Икътисади үсеш министрлыгына “Алга” махсус икътисади зонасын киңәйтүне сорап гариза бирде. Территорияне Уфа районындагы участоклар хисабына арттырырга тәкъдим ителә. Гариза хупланган очракта, МИЗ мәйданы 869 гектарга җитәчәк.
– Махсус икътисади зонаны киңәйтү преференциаль режимны яңа терри­торияләргә җәелдерергә, яңа инвес­торлар җәлеп итәргә, эш урыннары булдырырга һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым генерациясен арттырырга ярдәм итәчәк, – диде респуб­ликаның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Инвесторлар өчен МИЗны киңәйтүнең өстенлеге шунда: алар резидентларга тиешле барлык өстенлекләргә – салым ташламаларына, шулай ук ирекле таможня зонасы мөмкинлекләренә дәгъва итә алачак.

Ведомство мәгълүматлары буенча, “Алга” МИЗы 60 процентка тулыланган. Шул ук вакытта яңа җирләргә урнашырга теләүчеләр бар. Алар арасын-да – ил базарында ихтыяҗ белән файдаланучы товарлар җитештерүче пред­приятиеләр.

Билгеле булуынча, 2020 елның язында Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Башкортстанда сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алга” МИЗын төзү турындагы карарга кул куйды. МИЗ шул ук елда Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында 468 гектар мәйданда төзелде. Әйтергә кирәк, “Алга” Стәр­летамак-Ишембай-Салават агломерациясен үстерүгә көчле этәргеч бирә.

“Алга” федераль “Махсус икътисади зоналар” акционерлар җәмгыятенең исемлегенә кертелде. Анда эләгү “Алга”ны эчке һәм тышкы базарларда танытуга һәм инвесторлар җәлеп итүгә ярдәм итте. Бу, шулай ук, “Алга”ның сәнәгать-җитештерү инфраструктурасын нәтиҗәле үстерүне тәэмин итә торган чаралар системасын камилләштерү буенча ярдәм алу мөмкинлеген бирде.

Радий Хәбиров Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников белән очрашуларның берсендә, республикада өстенлекле махсус зоналарга ихтыяҗ зур булуын билгеләп, “Алга” махсус икътисади зонасын киңәйтү таләп ителүгә басым ясаган иде. “Без теләктәшлек итүне сорыйбыз. Безнең махсус икътисади зона илдә иң динамик үсеш кичерүче санала.

Бу – безнең горурлыгыбыз. Бөтен республика белән аны уңышка ирештерү өстендә эшлибез. Әлбәттә, без аның составына яңа мәйданчыклар кертергә, яңа җитештерү объектлары төзү өчен “Уфа” индустриаль паркы территориясен дә киңәйтергә телибез.
Максим Решетников билгеләп үтүенчә, кыска вакыт эчендә республика “Алга” зонасының гамәлдәге мәйдан­чыкларын өчтән ике өлешкә тутырды. Шуңа күрә төбәкнең аны киңәйтүгә заявкасы нигезле.
– Мондый күрсәткечләргә кайбер махсус икътисади зоналар җиде елдан соң гына ирешә. Шуңа күрә махсус икътисади зонаны киңәйтүнең киләсе этабына гаризаны нигезле дип саныйбыз, – диде федераль министр.

Шулай итеп, үткән елның июнендә Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишус­тин карары белән аның территориясе “Уфа” индустриаль паркын кушу хисабына киңәйтелде.
Хәзер преференциаль зонаның мәйданы 763 гектар тәшкил итә. Әлеге вакытта 65 миллиард сумга якын инвестицияләре булган 22 компания МИЗ резидентлары булып тора. Узган елның декабрендә “Алга” Русия МИЗларының VII илкүләм рейтингының импортны алмаштыру номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Гомум зачетта “Алга” ил буенча 8 урынны саклап калды.

Башкортстан җитәкчелеге социаль-икътисади иминлекне тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлекне заманча ысулларга нигезләнеп алып бара. Шундый ысулларның янә берсе турында кыскача мәгълүмат биреп үтик. Хәбәр ителүенчә, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлангычы һәм төбәк­ләр властьлары тырышлыгы белән аерым республика, край һәм өлкәләрдә, махсус икътисади зоналардан тыш, тизлә­телгән социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) төзү турында карарлар кабул ителгән иде. Башкортстанда да социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, яңалыкка омтылу, эшчәнлектә нәтиҗәгә ирешү максатында Белорет, Бәләбәй, Благовещен, Күмертау, Нефтекама шәһәрләрендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка килде.

ТОСЭР шушы территориядә эш алып баручы предприятиеләргә табыш, милек, җир салымнарын түләгәндә өстенлекләр бирә, ягъни резидентларга сизелерлек ташламалар каралган. Шулай ук, биредә эш белән тәэмин итүчеләр һәр хезмәткәр өчен социаль фондларга (пенсия, социаль, медицина страховкасы фондлары) күчерә торган түләүләр 30 процент урынына 7,6 процент кына каралган. Түләүләрдәге аерманы әлеге фондлар һәм федераль бюджет үз өсләренә ала.
Инвесторларның Башкортстанда эшләргә теләк белдерүе уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай диде:

Санкцияләр басымына карамастан, Башкортстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге югары. Инвестицияләр җәлеп итү өчен бездә зур инфраструктур һәм инструменталь мөмкинлекләр бар. Безнең “Алга” махсус икътисади зонасы берничә ел рәттән Русиянең иң динамик үсеш кичерүче территориясе булып танылды. Республикада биш алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе, 18 индустриаль парк, 12 технопарк эшли. Димәк, инвестицияләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Иң мөһиме – без малтабарлык өчен ышанычлы мохит булдыра алдык. Ә бизнес, бюрократик һәм документаль мәсьәләләрне тиз хәл итүгә ышангач, безнең белән эшләргә тели.

Гомумән, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, җитештерү өчен әзер мәйданчыклар булдыру – республикадагы инвестиция сәясәтенең төп элементларының берсе.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: