+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 сентябрь , 11:15

Үзбәкстан "Алга" тәҗрибәсен өйрәнә

«Наманган» махсус икътисади зонасы директоры Сардор Парпиев «Уфа» индустриаль паркы резидентлары производстволары белән танышты.

Үзбәкстан "Алга" тәҗрибәсен өйрәнә
Үзбәкстан "Алга" тәҗрибәсен өйрәнә
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән элегрәк «Алга» зонасы составына кергән парк буенча экскурсия кунакның Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан республикага сәфәре кысаларында узды. Сардор Парпиевка «Ультрадизайн» агач эшкәртү производствосын һәм «РБ Моторс» вездеходлар җитештерү заводын тәкъдир иттеләр.

Резидентлар белән танышудан тыш, Үзбәкстаннан килгән коллега Башкортстанның Үсеш корпорациясе – «Алга» зонасы идарәче компаниясе тарафыннан алар өчен төзелгән инфраструктураны да өйрәнде.

– "Алга" махсус икътисади зонасы, аерым алганда, аның бишенче мәйданчыгы булган «Уфа» индустриаль паркы – нәтиҗәле эшләүче преференциаль зонаның ачык мисалы. Үсеш корпорациясе, үз чиратында, преференциаль зона инфраструктурасын актив үстерә, резидентлар өчен уңайлы шартлар булдыра. Без үз тәҗрибәбезне Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлектә дә кулланырга әзер, – диде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

«Наманган» директоры махсус икътисади зонаның шаккатыргыч үсеш темпларын, аның территориясендә гамәлгә ашырылучы проектларның күләмлелеген һәм резидентлар белән үзара хезмәттәшлек итүче һәм барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүче Идарәче компания эшчәнлеген билгеләп үтте.

Бүгенге көндә «Алга»ның мәйданы 763 гектар тәшкил итә, ә аның резидентлары булып инвестицияләренең гомум күләме якынча 65 млрд сум булган 22 компания тора. Август башында Башкортстан Башлыгы кушуы буенча төбәк хакимияте Уфа районында урнашкан җир кишәрлекләре хисабына преференциаль зона территориясен 106 гектарга киңәйтүгә заявка бирде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: