+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 сентябрь , 14:23

Башкортстан - инвесторларның яраткан төбәге ул!

Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән инвесторлар өчен иң яхшы икътисади шартлар булдырылды.

Башкортстан - инвесторларның яраткан төбәге ул!
Башкортстан - инвесторларның яраткан төбәге ул!
Биш ел элек, Башкортстан Башлыгы булып Радий Хәбиров тәгаенләнгәч, “Инвестиция сәгате” киңәшмәсе гамәлгә кертелде. Бу форматтагы киңәшмәләр инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек һәм идарә итү карарларын тиз кабул итүнең нәтиҗәле коралы булып тора.

– “Инвестиция сәгате” ул – ярдәм инструменты, бизнес белән хакимият арасында ышанычның үзенчәлекле күпере булды. Бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итүче һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу - бик катлаулы, җентекле эш, әмма ул төбәк икътисадына һәм халкыбызга үз нәтиҗәсен бирә, – диде Радий Хәбиров шундый форматта узган утырышларның берсендә.

Республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын күрсәткәч, арытаба “Инвестиция сәгать”ләре Радий Хәбиров кушуы буенча республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. Шулай итеп, Башкортстан Инвестиция комитетының “Инвестиция сәгате” форматындагы утырышлары кысаларында 5 ел эчендә инвестицияләрнең гомум күләме 1 1012,8 миллиард сум тәшкил иткән һәм 81 323 яңа эш урыны булдырган 553 инвестиция проекты каралган.

Шунысы мөһим: республикага килгән инвесторлар Хөкүмәттән күрсәтелгән ярдәмнән канәгать. Мәсәлән, «Дельта» тегү предприятиесе директоры Светлана Кузьмина Бишбүләк районында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары җитештерү комплексын булдыру проектын гамәлгә ашыра.

– Башкортстан территориясендә берничә тегү производствосы бар инде. Яңа мәйданчыкны төзүгә 35 миллион сум акча кертәбез, – диде Светлана Кузьмина. – Персоналны укыту өчен вакытлыча тегү участогын эшләтеп җибәргән бинаны арендаладык. Анда инде 37 кеше эшли. Шунысы мөһим: ярдәм чарасы буларак, проект салым ташламалары белән өстенлекле статус алды. Моннан тыш, муниципалитет хакимияте җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтте.

Гомумән алганда, “Инвестиция сәгате” – Башкортстанның инвестицион сәясәтенең төп коралы ул. Инвестицион совет утырышларының бу форматы Русиядә иң яхшы практикаларның берсе дип танылды. Ул республикага кертелүче инвестицияләр күләме буенча алдынгы төбәкләр исәбенә чыгарга мөмкинлек бирә.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: