+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 сентябрь , 15:40

Мөһим төзелешләр вакытында сафка басачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Бөтендөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусының Геном үзәге төзелеше мәйданчыгында булды. Биредә «Мәктәп 21» урнашачак, анда санлы программалар, технологияләр тирәнтен өйрәнеләчәк, it-белгечләр әзерләү алып барылачак.

Мөһим төзелешләр вакытында сафка басачак
Мөһим төзелешләр вакытында сафка басачак
- Бу үзәк Башкортстанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү югары белемгә дә, фәнне үстерүгә дә булган бүгенге ихтыяҗларга туры килсен өчен кирәк. Объект вузара кампуска караучы биналар комплексына керә. Параллель рәвештә кампусның икенче чиратын төзүгә әзерлек алып барабыз. Сроклар кыса, әмма графикка сыешабыз һәм аннан чыкмаска тырышачакбыз, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Хәзерге вакытта монолит каркас тәмамланган, тышкы стеналар салына. Барлык эшләрне тәмамлау һәм бинаны файдалануга тапшыру декабрьдә планлаштырыла. Геном үзәгенең гомум мәйданы 5,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, аларның күп өлеше лабораторияләр һәм лекторийлар өчен бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, вузара кампусның беренче чираты шушы елның февраленнән эшли башлады. Вуз-бенефициарларга (УУНИТ, УДНТУ һәм БДМУ) беркетелгән IQ-парк мәйданнарында 21 фәнни лаборатория эшли башлады. Марттан бирле биредә 400дән артык чара уздырылган, шул исәптән 20дән артык эре чара. Гыйнвардан августка кадәр кампуска 30 000нән артык кеше килгән.

Икенче чиратта проект буенча 103 мең кв. метрга якын төзелеш каралган, алар 4300 студент урынына исәпләнгән тулай торак, уку блоклары, лабораторияләр, Геном үзәге, шулай ук иҗтимагый-эшлекле киңлекләр һәм башка биналар булачак. Бөтен комплексны 2025 ел ахырына кадәр тулысынча төзеп бетерү планлаштырыла. Заманча кампуслар челтәре Русиядә Президент Владимир Путин кушуы буенча һәм «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелә.

Шулай ук Уфада төзелүче объектлар буенча эш сәфәре кысаларында Премьер-министр фехтование үзәген карады, аны эшләтеп җибәрү «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумына планлаштырылган. Ул Уфада 17-19 октябрьдә узачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: