Яклар сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, энергетикада һәм транспортта хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем планын гамәлгә ашыру барышы, шулай ук ярты ел эчендә 8,7 процентка арткан ике яклы товар әйләнеше күрсәткечләре турында фикер алыштылар. Русия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач игътибарны ике илнең төбәкара хезмәттәшлеген актив үстерүгә юнәлтте - июнь башыннан Русия һәм Үзбәкстан төбәкләре 30дан артык үзара сәүдә һәм эшлекле сәфәрләр ясадылар, алар барышында транспорт-логистика һәм күмәртәләп сату-бүлү үзәкләре булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шундый үзәкләрнең берсен Башкортстанда төзүне башлаганнар инде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, сату-бүлү үзәген эшләтеп җибәрү ике республика арасындагы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru