+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 сентябрь , 19:10

Реформа тиешле нәтиҗә бирә

Русия тимер юллары (РЖД) Башкортстанда инфраструктураны үстерүгә инвестицияләрне 44 процентка арттыра

Реформа тиешле нәтиҗә бирә
Реформа тиешле нәтиҗә бирә
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлаган масштаблы проектларның берсе – транспорт реформасы. Бу реформага 2018 елның ахырында старт бирелгән иде. Аның кысаларында шәһәр урамнарындагы һәм шәһәрара маршрутларга комфортлы автобуслар сатып алынды, уңайлы тукталышлар булдырылды, пассажирларны хезмәтләндерү яхшырды, транспорт компанияләре персоналының квалификациясен күтәрү буенча даими эш алып барыла. Әйтергә кирәк, реформа болар белән генә чикләнми, ул тимер юл инфраструктурасын үстерү, яңача сыйфатлы автомобиль юллары һәм күперләр төзү, транспорт хәрәкәтен уңайлаштыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, чыгымнарны оптимальләштерү һәм башкаларны үз эченә ала.

Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия тимер юллары” (РЖД) филиалы – “Куйбышев тимер юлы” җәмгыяте начальнигы Вячеслав Дмитриев белән очрашты. Эшлекле әңгәмә барышында ассызыклануынча, быел Башкортстанда тимер юл инфраструктурасын үстерүгә инвестицияләр күләме 5,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 43,6 процентка күбрәк.
Аерым алганда, Русия тимер юллары быел Шөңгәккүл – Чишмә, Таутөмән – Урман, Приют – Аксаково һәм Кабак – Карлыман юлларына капиталь ремонт ясарга планлаштыра.
“Шәһәр электричкасы” проекты кысаларында Уфада тугыз тукталыш пунктында пассажирлар өчен 18 платформа ремонтланды һәм модернизацияләнде. Шәһәр бюджеты хисабына станцияләргә керү юллары яңартылды, дип хәбәр итте Вячеслав Дмитриев.

Бу елның җиде аенда республика территориясендә тимер юл транспортыннан 3,5 миллион пассажир файдаланган. Бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 20,3 процентка күбрәк. Шәһәр яны электричкаларында йөрүчеләр 2,9 миллион кешегә җитеп, үсеш 23 процент бул­ган.

Тимер юллар буенча йөк ташу да артты. Җиде ай эчендә Башкортстанда тимер юл транспорты белән 18,7 процентка күбрәк химик продукция һәм минераль ашламалар ташылган. Контейнерлар белән ташу күләме 662 мең тоннага җитте, бу үткән елның шул ук чорына карата 109,2 процент.

“Йөкләр ташу географиясе киңәя, яңа контейнер поездларын эшкә кушабыз. Киләчәктә Кытайга авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау өчен Куергазы районының Ермолаево станциясеннән Владивосток станциясенә кадәр яңа маршрут ачарга ниятлибез”, – диде Вячеслав Дмитриев.

Очрашуда, шулай ук, Уфадан Мәскәүгә яңа пассажир поездын җибәрү турында игълан иттеләр. Беренче рейс быел декабрьгә планлаштырылган. Состав Башкортстан башкаласыннан Бөгелмә һәм Ульяновск аша Мәскәүгә икенче тәүлектә барып җитәчәк.

“Без биш ел эчендә пассажирлар ташу күләмен ике тапкыр арттырдык. Башкортстанда ел саен бу күрсәткеч 20 процентка арта. Иске электричкалар урынына заманча “Орлан”, “Финист”, “Ласточка” поездлары йөри башлады. Шулай ук, яхшы маршрут схемалары барлыкка килде. Безнең Көньяк, Көнчыгыш, Көнбатыш дип йөртелүче радиуслар бар. Хәзер Урал радиусын үстерәчәкбез. Туймазыга тизйөрешле поезд җибәрәчәкбез. Ә Урал аръягына яңа поездларда, әйтик, Сибайга кадәр, 6-7 сәгатьтә барып җитү мөмкин булачак”, – диде Радий Хәбиров.
Уфадан Казанга туры пассажир поезды проекты әлегә 2027 елга кадәр кичектерелә. РЖДда якын киләчәктә әлеге проектны гамәлгә ашыру мөмкин түгеллеген геосәяси вәзгыять белән аңлаттылар. Проект паспорты инде эшләнгән, әмма дәүләт йөкләмәләре кысаларында вагоннарның төп паркы төньяк һәм көньяк юнәлешләрендә пассажирларны өзлексез ташуны тәэмин итү өчен файдаланыла, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлы матбугат хезмәте.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров вазыйфага керешкәч, Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында болай дигән иде: “Без, ихтыяҗдан чыгып, кешеләр өчен уңайлы транспорт схемасын җайга салачакбыз. Әле пассажирлар кичергән барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз. Юл инфраструктурасын үстерү буенча зур проектларны тормышка ашыруны республика өчен мөһим адым дип исәплим. Аларның күбесе федераль үзәктә хуплау тапты да инде. “Транспорт инфраструктурасын яңартуның комплекслы планы” федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнашачакбыз. Без юл инфраструктурасын тамырыннан яхшырту мөмкинлеге бирүче бу күләмле программага “теш-тырнак белән ябышырга” тиешбез. Нәтиҗәдә, бу эш республика халкы, кунакларыбыз өчен юл йөрүдә һәм инфраструктурада уңайлыклар булдыруда чагылачак”.

– Без РЖД белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Җитәкчелек белән даими очрашабыз. Безнең “юл картасы” билгеле, шуның буенча билгеләнгән эшләрне эзлекле рәвештә тормышка ашырабыз. Вокзал инфраструктурасын үстерәбез, шәһәр яны маршрутлары санын арттырабыз. Безнең максатлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә пассажирлар агымы, 2018 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр артты, – диде Башкортстан Башлыгы тимер юл җитәкчелеге белән очрашулар уңаеннан.

Янә бер мөһим проект турында. Хәбәр ителүенчә, Мәскәүдә үткән транспорт форумында РЖД һәм Башкортстан Хөкүмәте арасында “Дим – Көньяк – Иглин” учас­тогында икенче тоташ тимер юл төзү турында килешүгә кул куелды. Проект буенча 19 километр арада икенче тимер юл линиясе, өч күпер, шул исәптән Агыйдел елгасы аша, һәм ике юлүткәргеч төзү күздә тотыла. Якынча планнар буенча, Уфа – Аэропорт трассасында һәм Чесноковка бистәсе янында ике юлүткәргеч төзелешен финанслауны республика үз өстенә ала. РЖД елга аша өч күпер һәм тимер юлны төзүгә инвестицияләр кертергә ышандыра.
 
Проект – электричкаларның Уфа шәһәрен боҗра рәвешендә урап үтүче маршруты. Ул Дим – Шакша участогы буенча баручы ун шәһәр яны поезды хәрәкәтен тизләтергә һәм Уфа станция­сеннән Иглинга кадәр сигез электрич­каның үтәли хәрәкәтен оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Илнең Транспорт, Икътисади үсеш һәм Финанс министрлыклары бу стратегик проектны хуплады. Гомумән, проект Дим – Иглин участогында 18,9 чакрым озынлыктагы икенче тимер юл төзүне, шулай ук тимер юл тармагын “Уфа” халыкара аэропортына кадәр җиткерүне күздә тота. Боҗра буйлап заманча уңайлыклы шәһәр яны поездлары (электричкалар) йөриячәк. Тимер юл боҗрасын төзү Уфа агломера­циясенең шәһәр яны юнәлешләрендә еллык пассажирлар агымын 2035 елга 6,5 миллионга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әйе, республика Башлыгы бәян иткән максатларга эзмә-эзлекле ирешелеп бара. Кайбер проектлар гамәлгә ашырылса, икенчеләре буенча кызу эш бара.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: