+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 сентябрь , 15:00

2030 елга 30 яңа технопарк һәм кластер булачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Башкортстан Башлыгы тарафыннан төбәк Хөкүмәте алдына куелган 2030 елга кадәр республика үсеше бурычларын шәрехләде.

2030 елга 30 яңа технопарк һәм кластер булачак
2030 елга 30 яңа технопарк һәм кластер булачак
Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров аларны үз вазыйфасына керешү тантанасында билгеләде.

"Республика халкының аның белән идарә итүне кабат Радий Хәбировка ышанып тапшыруы узган 5 ел дәвамында Башкортстан Башлыгы һәм аның командасының төбәкнең социаль-икътисади үсеше буенча дөрес һәм эзлекле эш алып баруы турында сөйли. Без бик күп сынаулар аша үттек, ләкин аларны лаеклы үттек һәм күп нәрсәгә ирешә алдык. Инаугурация тантанасында республиканың яңа сайланган җитәкчесе куйган бурычларны үтәү гражданнарыбызның тормышын сыйфатлы яхшырта алачагына ышанам, - диде Рөстәм Моратов. – Республика Башлыгы безнең өстенлекле максатларны билгеләде: тулай төбәк продуктын 4 трлн сумга һәм төп капиталга инвестицияләрне 2030 елга 1,25 трлн сумга җиткерү. Без куелган бурычларның югары планкаларына гына йөз тотабыз.

Алга таба да үзебезнең преференциаль зоналарның һәм сәнәгать паркларының потенциалын үстерергә ниятлибез. Бүген төбәктә 5 алгарышлы үсеш территориясе һәм «Алга» махсус икътисади зонасы эшли, ул Русиядә иң тотрыклы үсеш алучы дип танылган. 12 индустриаль һәм 19 технопарктан торган киң челтәр эшли. 2030 елга кимендә 30 яңа индустриаль парк, технопарк, кластерлар булдыру планлаштырыла. Моннан тыш, транспорт-логистика инфраструктурасын үстерүне дәвам итәчәкбез. Дус илләр территориясендә республика вәкиллекләре челтәрен киңәйтәчәкбез.

Инде хәзер үк яңа үсеш инструментлары актив эшләнә. Алар арасында дустанә илләр белән халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, шул исәптән Башкортстан-Беларусь кластерын булдыруга юнәлтелгән проектлар да бар. Чит ил партнерлары белән берлектә халыкара җитештерү инфраструктурасын төзиячәкбез. Һәм бу Башкортстан үсеше хакына хәл ителергә тиешле бурычларның бер өлеше генә", - диде Рөстәм Моратов.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: