+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 сентябрь , 12:34

"Максатлар республикада яшәүчеләрнең тормышы алга барсын өчен куела"

Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлавы уңаеннан үз фикерен белдерде.

"Максатлар республикада яшәүчеләрнең тормышы алга барсын өчен куела"
"Максатлар республикада яшәүчеләрнең тормышы алга барсын өчен куела"
- Бүген республика өчен мөһим вакыйга: Радий Хәбиров янә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Узган биш елда республика яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм монда Радий Фәрит улының өлеше шактый зур. Пандемия, санкцияләр, махсус хәрби операция кебек авырлыклар-сынаулар булуга карамстан, ул һәм аның командасы нәтиҗәле эш күрсәтте.

Шуңардан чыгып, алдагы биш елда да Радий Хәбировның җитәкчелек итүе республиканың үсешен билгеләячәк, дип уйлыйм. Инаугурация вакытында ул алдагы чорга барлык өлкәләрне алга этәрү буенча бурычлар куйды. Республика, һичшиксез, дәүләт тарафыннан билгеләнгән максатларга ирешергә тиеш. Сәламәтлек саклау, инвестицияләр, сәнәгать һәм башка өлкәләрдәге күрсәткечләрне ике тапкыр диярлек арттыру бурычы куелды.

Әлбәттә, мөһим бурычларның берсе - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Без бу өлкәдә алдынгылар исәбендә. Радий Хәбиров ярдәм һәр яугиргә барып җитәргә тиеш, дип белдерде.

Гомумән алганда, Башкортстан Башлыгы тарафыннан бурычлар республикада яшәүчеләрнең тормышы алга барсын өчен куела һәм, һичшиксез, без бу максатка ирешәчәкбез, - дип белдерде ул.



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: