+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 сентябрь , 11:59

Биш елда – 11012,8 миллиард сумлык 553 проект!

Аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә шушы чорда төбәктә 81323 яңа эш урыны булдырылган.

Биш елда – 11012,8 миллиард сумлык 553 проект!
Биш елда – 11012,8 миллиард сумлык 553 проект!
Икътисади күрсәткечләр буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында алдынгылар исәбендә. Әлбәттә, биредә биш ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан гамәлгә кертелгән “Инвестиция сәгате” киңәшмәсе дә зур урын алып тора. Әлеге форматтагы киңәшмәләр инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек һәм идарә карарларын тиз кабул итүнең нәтиҗәле коралы булып тора.

– “Инвестиция сәгате” ул – бизнес белән хакимият арасында ышанычның үзенчәлекле күпере. Бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итүче һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу – бик катлаулы, җентекле эш, әмма ул төбәк икътисады һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе үсеше өчен бик мөһим, – диде Радий Хәбиров шундый форматта узган утырышларның берсендә.

Республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын күрсәткәч, арытаба Радий Хәбиров кушуы буенча “Инвестиция сәгать”ләре республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. Җәмгысы Башкортстан инвестиция комитетының “Инвестиция сәгате” форматындагы утырышлары кысаларында 5 ел эчендә инвестицияләрнең гомум күләме 11012,8 миллиард сум тәшкил иткән һәм 81323 яңа эш урыны булдырган 553 проект каралган.

Шундый киңәшмәләрнең берсендә “ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт” компаниясенең генеральный директоры Айдар Әбүзәров төбәктә автозаправкалау станцияләренең фирма челтәрен үстерү һәм юл буе сервисы хезмәтләре ассортиментын киңәйтү проектын тәкъдим итте. Аерым алганда, Уфа – Аэропорт юлында АЗС төзүгә 310 миллион сумнан артык акча кертергә планлаштыралар. Мәйданчыкта инде эзләнү эшләре уздырылган һәм проект документациясенең бер өлеше әзерләнгән. Автозаправкалау станциясе территориясендә шулай ук минимаркет, кафе һәм электромобильләр өчен зарядкалау станциясе эшләячәк. 2025 елда юл буе объектын файдалануга тапшыру 19 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстанның инвестиция комитеты проектка өстенлекле статус бирде. Ягулык салу станциясен төзү өчен җир кишәрлеге инвесторга сатулашу үткәрмичә генә биреләчәк һәм инженерлык инфраструктурасын төзүгә чыгымнарның бер өлеше капланачак.

Айдар Әбүзәров әйтүенчә, төбәк территориясендә компаниянең 54 АЗСы эшли. Тагын берничә станция проектлау һәм төзү стадиясендә.
– 2024-25 елларда без “Волга” М-7 автоюлында яңа АЗСлар төзиячәкбез. Болар – Шәрип авылы янында – ике һәм Югары Яркәй авылы тирәсендә тагын ике комплекс булачак. Бу станцияләрдә автомобильчеләр өчен товарларның һәм хезмәтләрнең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, – диде Айдар Әбүзәров. – Моннан тыш, планда – “Урал” М-5 трассасында яңа АЗСлар төзү.

Шулай ук, “Ойлтиммаш” компаниясенең генеральный директоры Денис Савутин производствоны яңарту проектын тәкъдим итте. Предприятие “Күмертау” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резиденты булып тора һәм “Роснефть”, “Газпром” һәм башка компанияләрнең структур предприятиеләре өчен цистерналар һәм резервуарлар, нефть чыгаруда файдаланылучы җиһазлар җитештерә.

Инвестпроект технологик яктан яңадан кораллануны һәм продукция җитештерү күләмен арттыру өчен автоматлаштыру дәрәҗәсен үстерүне күздә тота. 2022 елның маенда үткән “Инвестсәгать”тә 220 миллион сумнан артык инвестицияләр белән предприятиене модернизацияләүнең беренче этабы хупланган иде. Икенче этап заводны арытаба реконструкцияләүне күздә тота, бу цистерналар һәм резервуарлар чыгаруны елына 500 берәмлеккә кадәр, ягъни ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен әлеге җитештерү куәтләренә өстәп, элекке “Искра” заводы мәйданчыклары сатып алына, алар яңа технологик комплекс урнаштыру өчен реконструкцияләнә. Проект кысаларында кирәкле документлар әзерләнгән һәм җиһазлар белән тәэмин итү буенча килешүләр бар. Инвестицияләрнең гомум күләме 1,7 миллиард сумнан артып китә. Шул ук вакытта 400 яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар.
Инвесторга ярдәм чаралары буларак, инженерлык челтәрләрен төзүгә тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплаячаклар. Моннан тыш, республиканың Сәнәгатьне үстерү фонды җитештерүне модернизацияләүгә ташламалы кредит бирәчәк.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: