+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 сентябрь , 07:15

Дөнья базарында танылуыбыз кирәк!

Моның өчен экспорт эшчәнлегенә кече предприятиеләребез дә нәтиҗәлерәк кушылырга тиеш

Башкортстан Төбәкләр экспорты стандарты 2.0 (РЭС 2.0) инструментларын кулланышка алу нәтиҗәлелеге буенча Русия төбәкләре рейтингында икенче урынга чыкты. Бу елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча әлеге рейтингны “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия экспорт үзәге (РЭЦ) төзеде.

ТЭС 2.0 төбәкләрдә экспортны үстерү өчен шартлар булдырырга тиешле инструментларны үз эченә ала. Алар исәбенә экспорт эшчәнлеген стратегик планлаштыру документларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, экспортка ярдәм итү инфраструктурасын булдыру, кадрлар әзерләү системасын формалаштыру, ярдәм чаралары һ.б. керә. Әйтергә кирәк, әлеге рейтингны яңа методика буенча формалаштырдылар. Яңа ысул буенча, төбәкләр җитәкчелегенең федераль күрсәткечкә ирешүдәге тырышлыклары белән беррәттән, чараларны гамәлгә ашыруның сыйфаты да бәяләнде.

РЭЦ вице-президенты Роман Генкель сүзләренчә, РЭС 2.0не кулланышка алу Русия төбәкләренең экспорт потенциалын ачу өчен тигез һәм аңлаешлы шартлар булдыруга хезмәт итә.

Икътисад фәннәре кандидаты, Плеханов исемендәге РЭУ доценты Екатерина Новикова билгеләп үтүенчә, мондый рейтинглар төбәкләрне үзләренең экспорт потенциалын ачу өчен өстәмә инструментлар кулланырга этәрә.

“Шулай итеп, РЭС 2.0 кертелгәннән соң төбәкләр икътисадның нәкъ менә энергетика булмаган секторын үстерү максатында экспортка ярдәм итүнең мөмкин булган алымнарын уйлап таба башлады. Аны куллану дәвам иткән очракта, төбәкләр — экспортның бөтен структурасында чимал булмаган экспорт өлешен арттыра, ә әйдәп баручы төбәкләр үз тәҗрибәләрен илнең башка субъектларына тапшыра алачак”, — диде ул.

Санкцияләргә күзәтчелек итүче халыкара агентлыклар мәгълүматларыннан күренүенчә, Русиягә каршы соңгы елларда 5,5 мең эреле-ваклы санкция кертелгән. Евросоюз барлыгы 766 чикләү чарасы кертте. АКШ 1,2 мең санкция керткән. Шунысын да билгеләү мөһим: әлеге чикләүләр аркасында Русия үзенең алтын-валюта запасының шактый өлешеннән файдалана алмый. Шуңа күрә мондый каршылыклар гомум ил күләмендә генә түгел, төбәкләр дәрәҗәсендә дә экспорт эшчәнлеге инструментларын камилләштерүне таләп итә.

Шунысын ассызыклау мөһим: Русия үзенең эчке һәм тышкы бурычларын түләүгә сәләтле ил булып кала. Газ, нефть, титан, алюминий, химия сәнәгате һәм агросәнәгать комплексы продукциясе — болар барысы да һәм башка бик күп нәрсәләр дөнья базарына кирәк, алар ихтыяҗ белән файдалана.

Тышкы икътисади эшчәнлектә яңа партнерлар белән килешүләргә ирешү белән беррәттән, икътисадчы Сергей Орлов әйтүенчә, дус булмаган илләр белән элемтәләр дә тәмам юкка чыкмый. Гомумән, мондый илләр белән тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен бетерү мөмкин түгел диярлек. Мәсәлән, чит илләрдә җитештерелгән күп кенә товарларны сатып алу кыенлаша башлагач, “параллель импорт” дигән төшенчә кулланышка керде.

Моңа кадәр, әйтик, Русиягә чит илдән товарларны җитештерүче үзе генә алып керә ала иде, яки аның безнең илдә рәсми импортеры яисә дилеры булырга тиеш иде. Хәзер чит ил җитештерүчеләре, атап әйткәндә, “дус булмаган илләр”, Русия белән турыдан-туры эш итә алмый. Кайберәүләр, гомумән, Русия базарыннан китте, икенчеләре, Русиягә санкцияләр салыну сәбәпле, товарларның яңа партияләрен китерүне туктатты. Шуңа күрә Хөкүмәт параллель импортны легальләштерү турында игълан итте. Параллель импорт — ул билгеле бренд хуҗасы яисә җитештерүче ризалыгыннан башка азык-төлек һәм башка төр товарларны санкция салынган илгә кертү. Ягъни, хәзер сәүдә итүче теләсә кайсы компания техниканы чит илдә сатып алып, аны арадашчы ил аша Русиягә сата ала. Мондый чара вакытлыча дип билгеләнде.

Әйтергә кирәк, төбәкләр дәрәҗәсендә экспорт эшчәнлеген активлаштыруга гомумдәүләт проектына ярашлы күрелгән чаралар ярдәмгә килә. “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектының максаты — 2030 елга чимал, энергетика булмаган товарлар экспортын (2020 елдагы белән чагыштырганда) 70 процентка үстерүгә ирешү. Дөрес, Русиягә карата алып барылган чикләүләр сәясәте шартларында моңа ирешү җиңел булмаячак. Мөмкин булган барлык механизмнарны эшкә кушып, максатлы күрсәткечкә “Сәнәгать экспорты”, “АПК продукциясен экспортлау” һәм “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерүнең системалы чаралары” федераль программаларын гамәлгә ашыру хисабына ирешү планлаштырыла.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты тормышка ашырыла. Республика дөньяның 124 иле белән сәүдә-икътисади элемтәләр урнаштырды. Тышкы икътисади элемтәләрнең нәтиҗәлелеге мөһим ике күрсәткечтә чагыла: тышкы сәүдә күләме һәм Башкортстан икътисадына салынган инвестицияләр. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, бүген Башкортстанда экспортка юнәлеш тоткан 800 компания эшли. Шуларның 650се кече һәм урта предприятие санала. Шул ук вакытта республика экспортының 90 процентын иң зур 20 предприятие тәэмин итә. Рәсми мәгълүматлардан күренүенчә, әлегә республика экспорты структурасында чимал, машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе өстенлек итә. Быел Башкортстан чимал булмаган товарлар экспортлау күләмен 3,83 миллиард долларга җиткерергә тиеш.

“Хәзер безнең бурыч — кече предприятиеләргә ярдәм итү, гомум экспорт күләмендә аларның өлешен арттыру”, — дигән иде Уфада үткән “Экспортлау вакыты” II Халыкара экспорт форумындагы чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. Әйткәндәй, быел республикада экспортка эшләүче кече предприятиеләр санын 1300гә җиткерү, аларга мөмкин булганча уңайлы шартлар булдыру максаты куелды.

Башкортстан — экспортерларга төбәк бюджетыннан финанс ярдәме күрсәтелә торган бердәнбер төбәк. Атап әйткәндә, чит илгә товарлар ташу буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә, халыкара сертификациягә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга, “экспорт кэшбегы”на киткән чыгымнарны каплауга түләүләр карал­ган.

Җыеп әйткәндә, Башкортстан Республикасы җитәкчелеге экспорт эшчәнлегендә тоткарлыкларга юл куймас өчен мөмкин булган инструментларның барысын да эшкә куша.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: