Шулай ук салым хәбәрнамәсен алу өчен граждан шәхсән теләсә кайсы салым органына яисә КФҮ офисына мөрәҗәгать итә ала. Быел республика халкына 6.8 млрд сумга якын милек салымнары түләргә туры киләчәк, шул исәптән 3.4 млрд сум - транспорт салымы, 2.4 млрд сум - физик берәмлекләр милкенә салым һәм 1 млрд сум - җир салымы.
Игътибар итегез, салым хәбәрнамәләре түбәндәге очракларда җибәрелми:
- законнарда объект хуҗасын милеккә салым түләүдән тулысынча азат итә торган нигезләр булганда;
- салым хәбәрнамәсендә чагылдырылган салымнарның гомум суммасы 300 сумнан кимрәк булса.