+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь , 09:40

Башкортстан тәҗрибәсе илгә тарала

Республикада Юл буе сервисын үстерү концепциясе уңышлы тормышка ашырыла

Башкортстан тәҗрибәсе илгә тарала
Башкортстан тәҗрибәсе илгә тарала

Билгеле булуынча, Русия Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда күләмле проектлар тормышка ашырыла. Бу гомумдәүләт проекты, юлларның сыйфатын күтәрү белән бергә, хәрәкәт итүдә цивилизацияле тәртип урнаштыруны, шулай ук юлчыларны заманча хезмәтләндерүне күздә тотучы комплекслы чараларны да үз эченә ала.

Гомумдәүләт проектында билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыру җәһәтеннән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл буе сервисы өлкәсендә эшләүче бизнес вәкилләре белән очрашкан иде. Анда тармактагы көнүзәк мәсьәләләр, шулай ук туристик инфраструктураны үстерүдә малтабарлык башлангычларына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Сөйләшү вакытында Радий Фәрит улы заманча хезмәт күрсәтүче юл буе объектларының киң челтәрен булдыру зарурлыгын билгеләп үтте. “Бүген бездә цивилизацияле сервисның яхшы үр­нәкләре барлыкка килә. Әмма, тулаем алганда, бу юнәлешне тәртипкә китерергә кирәк”, – диде ул аерым алганда.
Шуннан соң Башкортстан Хөкүмәте карары белән “2020-24 елларга Башкортстан Республикасы тер­риториясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе” расланды. Бу документ автомобиль юллары буйлап яңа 1000 объект төзүне һәм шулкадәр үк объектны яңар­туны үз эченә ала. Аны гамәлгә ашыру территория­ләр­нең социаль-икътисади үсе­шенә өлеш кертергә, яңа эш урыннарын оештыру өчен шартлар булдырырга, шулай ук инвесторлар җәлеп итәргә, республикада ваклап сату товар әйләнеше күләмен үсте­рергә, туристлар җәлеп итүчән­лекне арттырырга мөмкин­лек бирәчәк, дип билгеләнде.
Концепциядә билгеләнүенчә, сервис объектларына автозаправка станцияләре, кунакханәләр, кэмпинглар, җәмәгать туклануы пунктлары, автосервис, шулай ук тукталышлар керә.
Мисал өчен, 2021 елдан 2023 елга кадәр 544 яңа объект төзүгә ирешелде. Яңа объектларга салынган инвестиция­ләрнең гомум күләме 5,5 миллиард сумнан артып китте. 581 гамәлдәге объект модернизацияләнде. Аларга барлыгы 1,2 миллиард сум җәлеп ителде.
Былтыр гомум инвестиция күләме 2,4 миллиард сумлык 304 юл буе сервисы объекты файдалануга тапшырылды һәм 638 миллион сумлык 307 гамәлдәге объект модернизацияләнде.
Атап әйткәндә, муниципаль берәмлек­ләр территорияләрендә 139 сәүдә объекты, 51 АЗС (АГНКС, АГЗС), 39 гомум туклану объекты, 40 техник хезмәт күрсәтү станциясе, 8 кунакханә, 13 автомобиль юу урыны, шулай ук ярминкә мәйданчык­лары, намаз бүлмәсе, беседкалар һәм автостоянкалар белән 14 объект файдалануга тапшырылган.
!Республикада 821 яңа юл сервисы объекты барлыкка килде, тагын 824е – модер­ни­зацияләнде. Инвестицияләрнең гомум суммасы – 9 миллиард сумнан артык. Ягулык тутырырга, тамак ялгарга, ял итәргә мөмкин булган уңайлы, заманча комплекслар барлыкка килде. 12 миллиард сумга якын инвестицияле тагын 200дән артык проект тормышка ашырыла.
Федераль әһәмияттәге юллар буйлап узган елда – 49, төбәк әһәмиятендәге юлларда – 90, муниципальара юлларда – 104, урындагы юлларда 48 объект төзелгән.
Муниципаль берәмлекләрнең үткән елга билгеләнгән план күрсәткечләренә килгәндә, 49 муниципалитетта объектларны сафка кертү планы үтәлгән. Шул ук вакытта 17 муниципаль берәмлек билге­ләнгән күрсәткечләрне арттырып үтәде.
Юл буе сервисын үстерү концепциясен тормышка ашыру кысаларында инвесторлар белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән, алар барлыгы 11 миллиард сумлык инвестицияле 100дән артык башлангычны гамәлгә ашыруга заявка биргән.
Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы үткәргән “Инвестиция сәгате” киңәшмәләрендә көнүзәк проектларны тикшергәндә юл буе сервисы, туристлар җәлеп итүне күздә тотучы инфраструктура объектларына җитди игътибар бирелә. “Инвестиция сәгате” форматындагы киңәшмәләрдә узган елда инвестицияләр күләме 8,7 миллиард сумлык юл буе сервисы объектларын төзү буенча 79 проект хупланды.
Башкортстан Республикасының өс­тенлекле инвестиция проектлары исем­легенә 4,5 миллиард сумлык инвес­тицияләр күләме белән юл буе сервисына караучы 44 проект кертелгән.
Әйткәндәй, республиканың Юл буе сервисын үстерү концепциясе федераль үзәктә яклау тапты. Концепциянең нәтиҗәлелегеннән чыгып, Башкортстан үрнәгендә гомум Русия күләмендә автомобиль туризмын һәм юл буе сервисын үстерү концепциясе эшләнәчәк. Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Уфага эш сәфәре вакытында белдерде. “Башкортстанның юл буе сервисын үстерүдә уңышлы тәҗрибәсе бар. Аны бөтен илгә тарату максатында профильле федераль министрлыкларга Русиядә автомобиль туризмын һәм юл буе сервисын үстерү концепциясен әзерләү бурычы йөкләтеләчәк”, – диде Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьер, шулай ук республикада глэмпингларны (уңайлыклары булган кэмпинг) үстерү концепциясен һәм аларның республикада җитештерелүен “башка субъектлар өчен яхшы үрнәк” дип атады. Аның сүзләренчә, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы модульле кунакха­нәләр төзүгә ярдәм программасы кысаларында ел әйләнәсендә хезмәт күрсәтүче глэмпингларга субсидия бирәчәк. Федераль хөкүмәт бу программага якынча 8 миллиард сум планлаштырган.
Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров телеграмм-каналында болай дип язды: “Башкортстанда 1,8 меңнән артык юл буе сервисы объекты эшли, бу – дүрт ел элек булганнан ике тапкырга диярлек күбрәк. Бу – без 2021 елда кабул иткән Юл буе сервисын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Дүрт ел элек трассаларда автомобиль­челәр өчен элементар көнкүреш шартлары да юк иде. Хәзер без бу юнәлештә бик алга киттек.
Шушы вакыт эчендә республикада 821 яңа объект барлыкка килде, тагын 824е – модернизацияләнде. Инвестиция­ләрнең гомум суммасы – 9 миллиард сумнан артык. Республикада ягулык тутырырга, тамак ялгарга, ял итәргә мөмкин булган уңайлы, заманча комплекслар барлыкка килде. Барлыгы 12 миллиард сумга якын инвестицияле тагын 200дән артык проект тормышка ашырыла.
Бу өлкәдә эшләгән бизнеска җитди дәүләт ярдәме күрсәтелә. Җир участокларын арендага сатуларсыз алырга мөмкин. Без аларга инженерлык һәм транспорт инфраструктурасына чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр, салым буенча өстенлекләр бирәбез.
Безнең тәҗрибәне Русия Федерациясе Хөкүмәтендә югары бәяләделәр. Башкортстан тәҗрибәсен ил буенча таратырга тәкъдим иттеләр, юл буе сервисын үстерү һәм бу өлкәдә бизнес белән хезмәттәшлек үрнәген барлык төбәкләргә җиткерделәр.
Юл буе сервисы автомобиль туризмын үстерүдә мөһим роль уйный. Күп кенә истәлекле урыннарга машина белән барып җитәргә була, һәм бу юнәлештә безнең бурыч – республика халкына һәм кунакларга мөмкин кадәр уңайлылыклар булдыру”.
Әйтергә кирәк, Башкортстанда “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомум­дәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла. Республика федераль бюджеттан бу максатларга йөзләрчә миллион сум ала.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиядә эчке туризм үсеше башлану белән республиканың үз потенциалын ныграк ачуын әйтте. “Без туризмны үстерү өчен җитди потенциалыбыз барлыгын күрәбез”, – диде ул.
“Туризм.РФ” генеральный директоры Сергей Суханов белдерүенчә, республикада федераль корпорация катнашлыгында туризм өлкәсендә эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. “Корпорациягә кергән заявкалар кысаларында без Башкортстанда инвесторлар белән хезмәттәшлек итәбез”, – диде Сергей Суханов.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Фото Радий Хәбировның телеграмм-каналыннан.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: