+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 октябрь , 08:10

Отышлы бергәлек

Башкортстан Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне киңәйтүне планлаштыра

Отышлы бергәлек
Отышлы бергәлек


Төбәкләр сәясәте үзәге экспертлары Русия субъект­ларының чит ил бизнесы белән үзара хезмәттәшлекне ничек үстерүен анализлады. Экспертлар Башкортстанны актив халыкара хезмәттәшлек алып баручы икътисади яктан куәтле төбәк дип исәпли. Шушы куәтне исбатлап Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең Х форумын үткәрү көн тәртибендәге мөһим вакыйга булды. Беларусь – Башкортстанның стратегик партнеры. Форум кысаларында төрле икътисади, социаль, гуманитар һәм мәдәни мәсьәләләр тикшерелде. Нәтиҗәләр ясадылар һәм товар әйләнешен, компанияләрне интеграцияләүне үстерү һәм үзара хезмәттәшлек итү планнарын билгеләделәр. Атап әйткәндә, Башкортстан белән Беларусь арасында товар әйләнешен елына 1 миллиард долларга җиткерү максаты куелды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумдагы чыгышында Беларусь белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
– Беларусь – Башкортстан өчен төп эшлекле партнер һәм тугандаш республика. Бу буш сүзләр түгел. Бизнеска килгәндә, бергәләп ышанычлы һәм отышлы эшләвебез бик мөһим. Ә эшчәнлегебезнең ышанычлылыгын ныгыту өчен партнерлар белән аралашуга өстенлек бирәбез. Әлбәттә, без хезмәттәшлек итәргә һәм алга барырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
– 2023 елда без Башкортстанда беренче заводыбызны ачтык. Ашлык киптерү техникасы җитештерү заводын рекордлы 9 айда эшләтеп җибәрделәр. Шулай ук Башкортстанда “Амкодор” төркеменең икенче заводына нигез салдык, чөнки республика үзен җаваплы һәм ышанычлы партнер буларак танытты. Башкортстан коллегаларыбыз белән эшлекле очрашулар, һәрвакыттагыча, нә­ти­­­җә бирә, – диде “Амкодор” җәм­гыя­тенең директорлар советы рәисе Александр Шакутин әлеге форум барышында.
Әйткәндәй, Башкортстанда “Амкодор” хол­дин­гының икенче проекты – төзелеш һәм коммуналь хуҗалык өчен махсус техника җитештерү заводы, аңа 2023 елда нигез салынды, ә сафка кертү 2024 ел ахырына билгеләнгән. Әлеге яңа проектка инвестицияләр күләме якынча 8 миллиард сум тәшкил итә, шуның 5,4 миллиард сумы җиһазлар сатып алуга тотыныла. Завод “Амкодор-Алга” дип атала һәм “Алга” махсус икътисади зонасында урнашкан.
Тагын бер перспективалы инвестиция проекты – Башкортстан территориясендә сәүдә үзәге булдыру, анда бары тик Беларусь Республикасы җитештергән товарлар һәм продуктлар гына сатылачак. Башлангыч этапта Уфаның иң эре сәүдә үзәкләренең берсендә азык-төлек һәм тукыма товарлары белән сәүдә итүче кибетләр урнаштыру планлаштырыла. Аннары проектны гамәлгә ашыру өчен махсус җир участогы бүлеп биреләчәк.
Шулай ук Урал пружина заводы Беларусь компанияләре белән үз продукциясе күләмен һәм ассортиментын киңәйтү буенча актив хезмәттәшлек итә. Нефтекаманың “Искож” продукциясенә Беларусьның автомобиль төзелеше, мебель һәм аяк киеме сәнәгате предприятиеләрендә ихтыяҗ бар. ЭРСО холдингы “Бел­энерго” белән электр энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерә. 5 елдан артык вакыт дәвамында Ишембай катализаторлар заводы ел саен Мозырь нефть эшкәртү заводына 4000 тонна крекинг катализаторлары җибәрә. Ике республиканың да сәнәгать потенциалын үстерү өчен яңа перспективалы юнәлешләр билгеләнә.
Башкортстан, аерым алганда, Беларусь Республикасының Гомель өлкәсе белән хезмәттәшлекне тагы да киңәйтүне планлаштыра. Бу хакта Гомель икътисади форумындагы чыгышында Башкортстанның беренче вице-премьеры, Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Моратов сөйләде.
Узган ел без Башкортстан белән Беларусьның озак вакытка хезмәттәшлек Программасын расладык, анда үзара хезмәттәш­лекнең төп юнәлешләре буенча предприятиеләребез арасында 50дән артык уртак проектны гамәлгә ашыру максаты билгеләнде. Гомель өлкәсе дә, Башкортстан Республикасы да индустриаль үзәкләр буларак билгеле. Бу төбәкләрдә сәнәгать икътисадның өчтән берен формалаштыра, – диде Рөстәм Моратов.
Башкортстанда да, Гомель өлкәсендә дә өстенлекле режимлы территорияләр урнашкан, алар сәнәгатьнең эшкәртү тармакларын үстерүгә юнәлтелгән.
– Билгеле булуынча, Гомель өлкәсендә соңгы вакытта азкатлы торак йортларның тиз корыла торган комплектларын җитештерү үсеш ала. “Башкорт йорты” программасын эшләтеп җибәрү планлаштырылуын исәпкә алып, аның кысаларында азкатлы яңа микрорайоннар төзеләчәк, без үзара хезмәттәшлеккә исәп тотабыз, – дип билгеләде Рөстәм Моратов.
Хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше – машина төзү һәм техника җыю өлкәсендә ике яклы кооперация. Рөстәм Моратов әйтүенчә, Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасын сату һәм аңа сервис хезмәте күрсәтү буенча мультибренд үзәген ачу әлеге юнәлештә мөһим адым булачак.
– Гомель өлкәсе белән төзелеш материаллары белән сәүдә итү буенча хезмәттәшлекне үстерергә телибез һәм бүген үк Гомель өлкәсе предприятиеләренең хезмәттәшлек итәргә теләгән эшлекле даирәләр вәкилләрен алып килдек. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен сәнәгать һәм АПК өлкәсендә күрәбез, – дип өстәде Рөстәм Моратов.
Гомель икътисади форумы 18-20 сентябрьдә узды. Анда дөньяның 15 иленнән, шул исәптән Русия, КХР, Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Казахстаннан 400дән артык вәкил катнашты.
Форумның эшлекле программасы сәнәгать, экспорт, инно­вацияләр һәм инвестицияләр өлкәсендәге төп үсеш мәсьәләләренә, шулай ук кече һәм уртача бизнес эшчәнлегенә багышланды.
Беларусь Республикасы, гомумән алганда, дустанә илләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү Башкортстанда икътисади тотрыклылыкны саклау, дөресрәге – республиканың икътисади потенциалын тагын да үстерү юнәлешендә бик мөһим. Икътисад исә республикада җитештерү куәтләре (сәнәгать предприятиеләре) яңарганда, заман таләп иткән инвестиция проектлары тормышка ашырылган очракта гына тотрыклы була ала. Бүгенге көндә, кайбер өзеклекләргә карамастан, сәнәгатьтә алдагы берничә ел дәвамында сафка басачак йөзләрчә перспективалы проектны, шул исәптән чит илләр партнерлары катнашлыгындагыларын тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: