+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 октябрь , 15:40

Башкортстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлекне киңәйтәләр

9 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Annual Investment Meeting (AIM) Congress” Еллык инвестиция җыелышының генеральный директоры Вәлид Фәргал белән эшлекле очрашу үткәрде, ул Уфага эш сәфәре белән килгән. Яклар 2025 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә “AIM Congress” XIV конференциясендә халыкара хезмәттәшлек перспективалары һәм Башкортстан компанияләренең катнашуы турында фикер алышты.

Башкортстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлекне киңәйтәләр
Башкортстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлекне киңәйтәләр

Башкортстан Башлыгы республика делегациясенең ел саен эре дөнья инвесторларын җыя торган форумда катнашуының әһәмиятен билгеләп үтте.

- Башкортстан актив тышкы икътисади эшчәнлек алып бара һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен карарга әзер, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең бу өлкәдә зур тәҗрибәгез бар. Сезнең мөмкинлекләрегез Башкортстанга үз продукциясен халыкара базарга активрак чыгарырга ярдәм итәр дип уйлыйм.

“AIM Congress” генеральный директоры Вәлид Фәргал “AIM Congress” конференциясендә Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүне оештырырга тәкъдим итте. Чара 2025 елның 7-9 апрелендә Абу-Дабида узачак.

Моннан тыш, Вәлид Фәргал Радий Хәбировны форум кысаларында дөнья илләре делегацияләре җитәкчеләре һәм инвесторлар һәм бизнес вәкилләре белән ике яклы сөйләшүләр алып барган Хөкүмәт "түгәрәк өстәл"ендә шәхси катнашырга чакырды.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Вәлид Фәргал алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.

- Сәфәремнең максаты - Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында булу, шулай ук республика делегациясен “AIM Congress” еллык инвестиция җыелышына чакыру иде, - диде Вәлид Фәргал. - Без Башкортстанга инвестицияләр салу өчен күп мөмкинлекләр күрәбез. Әмма аларны җәлеп итү өчен төбәкне халыкара базарга этәрүгә көч куярга кирәк. Башкортстанның зур өстенлеге бар, ул - хәләл продукция чыгару. Һәм республика көнчыгыш илләрендәге экспорт потенциалын киңәйтә ала. Төбәктәге партнерларыбыз белән бергәләп хезмәттәшлек республиканың инвестицион потенциалын киңәйтергә, күпсанлы туры инвестицияләр җәлеп итәргә һәм экспортлана торган товарлар линейкасын киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: