+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 октябрь , 21:05

Яңа программа ярдәмгә килә

Андрей Назаров экспорт форумында “Алга экспортка” программасын игълан итте.

Яңа программа ярдәмгә килә
Яңа программа ярдәмгә килә
«Русиядә эшләнде» халыкара экспорт форумы кысаларында Мәскәүдә «Төбәк экспорты – яңа карарлар» стратегик сессиясе узды. Форумның эшлекле программасында — күпполярлы дөнья шартларында Русия экспорты мәсьәләләре турында фикер алышу, экспортка юнәлтелгән бизнес өчен актуаль чаралар күрү.

Стратсессиягә хакимиятнең федераль органнарыннан, дәүләт үсеш институтларыннан, төбәк ведомстволарыннан һәм бизнес өлкәсеннән 200дән артык вәкил җыелды. Сессиянең модераторы булып Русия экспорт үзәге вице-президенты Станислав Георгиевский чыгыш ясады.

Сессия барышында «Халыкара кооперация һәм экспорт» яңартылган гомумдәүләт проекты, 2030 елга кадәр экспорт үсешен стратегик күзаллау, Русия Федерациясе Дәүләт Советының экспорт буенча профильле комиссиясе эшчәнлеге турында фикер алышынды, иң яхшы төбәк тәҗрибәләр каралды, шулай ук федераль дәрәҗәдә экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү турында тәкъдимнәр формалаштырылды.

Федераль спикерлар катнашлыгындагы дискуссиядә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров катнашты.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда республиканың тышкы икътисади мәнфәгатьләрен үстерү өчен нәтиҗәле система булдырылды. Төбәк экспорт стандарты инструментлары уңышлы кертелә. 2024 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше — 12,5 процентка, ә экспорт 13,7 процентка арткан.

— Ил үсешенең максатларын исәпкә алып, без "Алга экспортка" программасын формалаштырдык. Ул 2030 елга кадәр исәпләнгән һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән инструментларны да, яңа практикаларны да үз эченә ала. Шул исәптән без компанияләрне финанс белән стимуллаштырабыз, аларга мәгълүмати-маркетинг тәэмин итәбез, аларны максатлы ярдәм күрсәтүче проектларга тоташтырабыз, безнең вәкиллекләр ярдәмендә чит илләрдә күрсәтәбез. Гомумән алганда, барлык билгеләнгән активлыкларны гамәлгә ашыру 2030 елга сәнәгать продукциясе экспортын 2,8 миллиард долларга, авыл хуҗалыгын — 650 миллион долларга, шулай ук медицина туризмы хезмәтләре экспорты күләмен 1,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирер дип көтәбез, – дип билгеләде Андрей Назаров.

Үз чыгышын тәмамлап, Андрей Назаров төбәкләрнең Экспортка ярдәм итү үзәкләрен финанслауны турыдан-туры «Халыкара кооперация һәм экспорт» яңа гомумдәүләт проектына кертергә тәкъдим итте.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: