Эшкә рәсми стартны Русия Федерациясе сәнәгать министры урынбасары Иван Куликов һәм Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев бирделәр.
Тантана бу көннәрдә Минеральные Воды шәһәрендә уза торган «InRussia» Халыкара форум-күргәзмәсендә Башкорстан стендыннан реаль вакыт режимында узды.
- «Мебельные решения» компаниясенең яңа җитештерү-склад комплексы заманча һәм көндәшлеккә сәләтле җиһазлар чыгару өчен төп мәйданчык булачак. Проект төбәкнең җитештерү потенциалын үстерүгә һәм эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән. Компания 130 хезмәткәргә эш бирә һәм аларның санын 500гә кадәр арттырырга планлаштыра, - диде Александр Шельдяев.
Фото: pravitelstvorb.ru