+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 октябрь , 10:05

Башкортстан үзен таныта

Яки “Алга экспортка” программасының өстенлекләре һәм максатлары нидә?

Башкортстан үзен таныта
Башкортстан үзен таныта

“Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында төбәктә биш проект тормышка ашырыла.
“Халыкара кооперация һәм экспортны үстерү” гомумдәүләт проекты 2030 елга кадәр чимал һәм энергетика булмаган товарлар экспортын арттыруны максат итеп куя. Югары күрсәткечкә ирешү өчен байтак системалы чаралар гамәлгә ашырыла. Шулар арасында Русия төбәклә­ренең дустанә илләр белән хезмәт­тәшлеге мөһим урын били.

Соңгы биш елда республикада 50гә якын яңа зур производство ачылды. Шул ук вакытта Русиянең күп кенә төбәкләре, дустанә илләр белән сәнәгать кооперациясе интенсив үсә. Мондый җитештерү активлыгы, әлбәттә, электр техникасын да кертеп, җиһазларның киң номенклатурасына ихтыяҗ тудыра. Гомумән алганда, Башкортстанда мөһим өстенлекле проектларны тормышка ашыруга зур әһәмият бирелә. Өстенлекле инвестиция проектларын тормышка ашырганда киң салым преференцияләре һәм ташламалар каралган.
Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә Халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә “Ел экспортеры” Бөтенрусия премиясенең федераль этабы җиңүче­ләрен бүләкләү тантанасы узды. Башкортстан Республикасыннан ике предприятие әлеге дәрәҗәле премия призерлары булды. Тышкы икътисади эшчән­лекне уңышлы алып бару нәтиҗәсендә фанера продукциясен экспортлаучы “Урал урманы” компаниясе беренче урынны алды, ә “Ураллесэкспорт” компаниясе “Электрон сәүдә өлкәсендә иң яхшы экспортлаучы” номинациясендә икенче урынга чыкты. “Ел экспортеры” премиясе Русия Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты чаралары исемле­генә керә. Быел конкурста катнашу өчен 1700гә якын гариза бирелгән, җиңүчеләр 20 номинациядә билгеләнде.
– Соңгы биш елда без Башкорт­станның тышкы икътисади мәнфәгать­ләрен үстерү буенча нәтиҗәле система төзедек. Яртыеллык йомгаклары буенча гына да Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше – 12,5, ә экспорт 13,7 процентка артты. Илебез үсешен тәэмин итү буенча дәүләт дәрәҗәсендәге максатларны исәпкә алып, без 2030 елга кадәр исәпләнгән “Алга экспортка” программасын формалаштырдык. Өстенлекләрен исбат иткән ысуллар белән беррәттән, бу программа яңа практикаларны да үз эченә ала. Барыннан да элек, ул финанс ярдәме күрсәтүне, мәгълүмати-маркетинг чараларын, системалы рәвештә тышкы икътисади үсешкә булышлык итүне һәм чит илләрдә Башкортстан вәкиллекләрен киңәйтүне үз эченә ала. Барлык билгелән­гән максатларны гамәлгә ашыру 2030 елга сәнәгать продукциясе экспортын – 2,8 миллиард долларга, авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын – 650 миллион долларга, шулай ук медицина туризмы хезмәтләре экспорты күләмен 1,5 мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирер дип көтә-без, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.
“Ураллесэкспорт” предприятиесе агач продукциясе әзерләү эшчәнлеген табигатьне саклау буенча фәнни нигезләнгән алдынгы технологияләрне кулланып алып бара. 2019 елдан компания Башкорт­станның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан экспортка товарлар ташуга бәйле чыгымнарның бер өлешен субси­дияләү буенча ярдәм ала. Күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә предприятие үз продукциясен чит илгә ташу чыгымнарының 90 процентка кадәрен каплый алды. Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә компания үз продукциясен эре халыкара Alibaba.com электрон сәүдә мәйданчыгында сата, бизнес-миссияләрдә, мастер-классларда, экспорт семинарларында һәм вебинарларында даими катнаша. Мондый күпьяклы ярдәм предприятиегә сәүдә географиясен киңәйтергә һәм экспорт табышы күләмен 20 процентка арттырырга мөмкинлек биргән.
“Урал урманы” компаниясе үз продукциясен Иран, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Мисыр, Кытай һәм башка илләргә җибәрә. Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы ярдәме белән компания продукцияне чит илгә ташуга киткән чыгым­нарның 80 процентын каплады. Моннан тыш, Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә предприятие үз продукциясен Woodresource.com халыкара мәйданчы­гында урнаштырды, товарлар сату географиясен киңәйтте һәм яңа контрагентлар тапты.
Әйтергә кирәк, экспорт эшчәнлеге республиканың икътисади потенциалына турыдан-туры бәйле. Ә икътисад, республиканың җитештерү куәтләре (сәнәгать) яңадан-яңа инвестиция проектлары тормышка ашырылган очракта гына тотрыклы була ала. Бүгенге көндә, кайбер өзеклекләргә карамастан, сәнә­гатьтә алдагы елларда сафка басачак йөздән артык проектны тормышка ашыру буенча эш бара. Аларның гомум күләме йөзләрчә миллиард сум. Бу проектлар барлыгы 12000 яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота. Дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм чараларын алу өчен инвестиция проекты Башкортстан Республикасының өстенлекле проектлары исемлегенә кертелә. Әйтик, узган елда 32,8 миллиард сумлык 12 яңа сәнәгать проекты шушы исемлеккә кертелгән. Өстенлекле инвестиция проекты статусы, алда билгеләнүенчә, инвесторларга оешмалар табышына һәм милкенә салымнар буенча ташламалар, сәүдә үткәрмичә арендага җир кишәр­лекләре алырга, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүгә һәм модернизацияләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга средстволар алу мөмкинлеге бирә.
Дустәнә мөнәсәбәттәге илләр – Төркия, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан инвес­торлары да үз проектларын нәкъ менә безнең республикада гамәлгә ашыру турында карар кабул итә.
Мәсәлән, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясенең Үзбәкстан Республикасына эшлекле сәфәре ике арадагы бәйләнешләрне ныгыту юлында мөһим адым булды. Эшлекле программа кысаларында Башкортстан Башлыгы Ташкентта Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Анда ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү проблемалары, шул исәптән икътисад һәм социаль өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
– Без бергә эшләү өчен уникаль мөмкинлекләр ачабыз. Үзбәкстанда машина төзелеше, җиңел сәнәгать, газ һәм нефть химиясе югары үсеш алган. Мондагы законнар уйланылган һәм безгә аңлаешлы, – диде Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча. – Иң мөһиме, безнең дәүләтләр лидерлары Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Миромонович Мирзиёев бер-берсенә ышаныч белән карыйлар һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә омтылалар.
– 2023 ел нәтиҗәләре буенча Үз­бәкстан Республикасы 3,8 процент өлеш белән Башкортстан Республикасы­ның тышкы сәүдә әйләнешендә 5нче урында тора. Соңгы 5 елда республикалар арасында товар әйләнеше 2,5 тапкырга арткан. Быел ике яклы эшлекле очрашулар нәтиҗәсендә безнең элемтәләр барлык юнәлешләр буенча актив рәвештә киңәя. Икъти­сад­ның төрле тармакларында үзара хезмәт­тәшлек турында берничә килешү төзелде дә инде. Сәнәгать өлкәсендәге үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып, гадәттәгечә, нефть химиясе тармагы, минераль продукция, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре, тукыма һәм тукыма эшләнмәләре белән тәэмин итү тора, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев.
Ул, шулай ук, республикада җитеш­терү инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Башкортстанда 12 индустриаль һәм 19 технопарк эшли. 10 масштаблы тармак кластеры, шул исәптән авиация, машина төзелеше, агросәнәгать, станоклар төзү химиясе һәм пилотсыз очу аппаратлары кластеры эшли. Пилотсыз аппаратлар җитештерү арта.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: