+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 октябрь 2024, 09:30

Кредитларны ничек ябарга?

Кайчагында бер заем шәхси яисә гаилә бюджеты өчен җитди бурычка әверелә, ә берничәсе – бигрәк тә.

Кредитларны ничек ябарга?Кредитларны ничек ябарга?
Кредитларны ничек ябарга?
Барлык заемщиклар да кредитны ничек ябарга икәнен белми, һәм еш кына иске бурычларын түләмичә яңасын ала. Без бер үк вакытта берничә займны каплау стратегиясе турында сөйләрбез.

Керемнәрне һәм чыгымнарны анализлау - кредитлардан котылу юлы башланган беренче пункт. Туклануга, торак-коммуналь хуҗалыкка, юл йөрүгә, кием сатып алуга, Интернетка, кәрәзле элемтәгә, күңел ачуларга һ. б. айга күпме акча китүен исәпләп чыгарырга кирәк. Әгәр чыгымнар картадан бара икән, бу эш гадирәк башкарыла: барлык эре банкларның веб-версиясендә яисә мобиль кушымтасында керем һәм чыгымнарны анализлау сервисы бар, исәп-хисап автоматик рәвештә бара. Тагын бер вариант - үз чыгымнарыңны ике-өч ай дәвамында язып бару. Озаграк килеп чыгачак, ләкин сыйфатлырак – акчаның кая һәм күпме киткәнен күрергә (безнең максатлар өчен теләсә нинди сумма кирәк булачак) һәм вакытында «кара тишекләрне» капларга мөмкин булачак.

Керемнәрне дә санарга кирәк. Ярый әле алар берничә булса: хезмәт хакы, фатирны арендага бирүдән кергән акча, өстәмә акча эшләү һ. б. «Керемнәр» мәддәсенә, шулай ук, банклардан кешбэклар, салым вычетлары, дәүләттән пособиеләр, акчалата бүләкләрне кертергә мөмкин. Әгәр чыгымнар керемнәрдән артып китсә, займнарны каплауның бер генә стратегиясе дә эшләмәячәк.

Башта хәлне үзгәртергә кирәк:
  чыгымнарны киметергә (такси урынына җәмәгать транспортыннан файдаланырга, үзең белән ризык алырга, ә китерергә заказ бирмәскә, кафега сирәгрәк йөрергә һ.б.).

  Керемнәрне арттырырга (өстәмә эш табарга, начальниктан өстәмә акча сорарга, салым вычетларын алырга, Авитога куеп, кирәкмәгән әйберләрне сатарга һ.б.).

Әгәр керемнәр чыгымнардан артып китсә, кредитларны вакытыннан алда түләүгә юнәлтергә мөмкин булган сумманы билгеләргә кирәк. Хәтта аена 3-5 мең өстәмә сум да вакытны һәм артык түләүне кыскартырга ярдәм итәчәк, бу кредит коллыгыннан котылуны якынайтачак.

Тулырак: моифинансы.рф сайтында

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас