Уфада төзелеш арматурасы ясау өчен җитештерү комплексы төзү проекты турында Уфа вентилятор заводы башкарма директоры Александр Еремов сөйләде. Моның өчен предприятие мәйданчыгы янында 15,4 мең квадрат метр мәйданлы бина төзергә планлаштыралар. Яңа продукция җитештерү күләме елына 60 мең тонна тәшкил итәчәк. Ярдәм чаралары сыйфатында проект салым ташламалары белән өстенлекле статусын алды. Моннан тыш, предприятиегә җир кишәрлеген арендалауда ярдәм күрсәтеләчәк.
«Октябрьскхиммаш» компаниясенең Октябрьский шәһәрендә кече диаметрлы торбалар җитештерүне оештыру инициативасын проектның кураторы Руслан Әсәдуллин тәкъдим итте. Проектны Башкортстанның Үсеш корпорациясе ярдәмендә эшләгәннәр. Кертемнәрнең гомум күләме - 311 миллион сум. Яңа предприятиене файдалануга тапшыру 30 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Уфаның Дим районында автосервис предприятиесе төзү проекты турында «РентаУфа» компаниясе директоры Радмир Гыйбадуллин сөйләде. Сүз автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча күпфункцияле мәйданчык булдыру турында бара. 140 миллион сумга якын акча кертеп, инвестор автомойка, автомобиль ремонтлау комплексы һәм шиномонтаж пункты төзергә планлаштыра. Яңа предприятиене эшләтеп җибәрү 24 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Газстройсервис» компаниясе директоры Рамил Габдрәкыйпов Уфада автомобиль газы тутыру компрессор станциясен төзү проекты турында сөйләде. Инвестор инде бизнес-план төзегән һәм объектны урнаштыру өчен мәйданчык сайлаган. Төзелешкә 50 миллион сум юнәлтеләчәк.
Фото: glavarb.ru