“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның май Указы нигезендә расланды һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5 процентка арттыру өчен шартлар тудыру максатын куйды. Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча координатор һәм җаваплы башкаручы итеп Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы билгеләнгән.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” төшенчәсенең асылы нидән гыйбарәт соң? Хезмәт җитештерүчәнлеге – хезмәт нәтиҗәлелеген билгеләүче күрсәткеч, дип өйрәтә икътисад фәне. Җитештерүчәнлек турында сөйләгәндә, билгеле бер вакыт эчендә эш кешесе (икътисади ресурс) ирешкән файдалы нәтиҗә күз уңында тотыла. Мәсәлән, бер кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге аерым вакыт аралыгында (1 көн, 1 ай яки 1 ел) ул җитештергән әйберләр күләменә тиң була. Ә иген басуының җитештерүчәнлеге, әйтик, 1 ел эчендә 1 гектар сөренте җирдән җыеп алынган уңыш күләме белән исәпләнә.
Җитештерүчәнлекне арттыруның төп факторларының берсе – җитештерүне махсуслаштыру. Махсуслаштыруны көчәйтү исәбенә җитештерүчәнлекне арттыру танылган инженер һәм малтабар Генри Форд исеме белән бәйле. Ул, өзлексез (конвейерлы) җитештерүне көйли, автомашиналар ясаганда җыю конвейерын куллана башлый.
Нәкъ менә хезмәтне махсуслаштыру һәм шул рәвешле җитештерүчәнлекне арттыру нәтиҗәсендә, кешеләр үзләре өчен кирәк булганга караганда күбрәк әйберләр җитештерә башлаган. Димәк, аларның ул әйберләр белән алыш-биреш ясау, алмашу мөмкинлеге туган һәм бу даими процесска әверелгән.
Күптән түгел үткән “Җитештерүчәнлек 360” VI Федераль форумында Башкортстан Республикасы “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында мәгълүмати кампанияне гамәлгә ашыручы иң яхшы төбәкләр исәбенә керде. Чара Мәскәүдә “Сколково” технопаркы мәйданчыгында узды, анда 2 меңләп бизнес һәм власть органнары вәкилләре катнашты. Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин билгеләп үтүенчә, гомумдәүләт проекты ил икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертте.
– Бүген без бу процессларга, ягъни хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә предприятиеләрнең күпләп җәлеп ителүен күрәбез. Кешеләр сакчыл производствоның нәрсә икәнен тирәнтен аңлый башлады. Төп казаныш – хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү идеологиясе киңкүләм таралыш алды һәм җитештерү тармагы предприятиеләре белән генә чикләнмичә, хезмәт күрсәтү һәм бюджет өлкәләренә дә таралды, – диде Максим Орешкин.
Гомумдәүләт проекты, Президент Указына ярашлы рәвештә, 2018-2024 елларга исәпләнгән иде. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеге буенча гомумдәүләт проекты чаралары “Нәтиҗәле һәм көндәшлек сәләтенә ия икътисад” дип исемләнгән яңа проект кысаларында дәвам иттереләчәк һәм киңәйтеләчәк. Президент Владимир Путин 2030 елга икътисадның чимал булмаган база тармакларының һәм социаль өлкәнең уртача һәм эре предприятиеләренең кимендә 40 процентының хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычын куйды. Әлеге эшкә корпоратив Компетенцияләр үзәкләре төзү юлы белән дәүләт компанияләрен дә җәлеп итү карала. Моннан тыш, Президент йөкләмәсе буенча, яңа федераль проект барлык социаль өлкәләрдә дә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны өстенлекле максат итеп билгели.
– Безгә, тәгаен предприятиеләр белән эш итүдән тыш, тармак проблемаларына күчү зарур, шуңа күрә без төп җитештерү тармакларында Компетенция үзәкләре булдырабыз. Аерым алганда, соңгы вакытта хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булган өлкәләр белән шөгыльләнәчәкбез. Бу туризм, төзелеш, транспорт, логистика һәм башкалар, — дип билгеләде Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников.
Башкортстан Республикасында бүгенге көндә “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында гомум керемнәре 334 миллиард сум тәшкил иткән 186 предприятие катнаша. Аларда эшләүче хезмәткәрләр саны 50 меңгә якын. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Моратов белдерүенчә, безнең предприятиеләр проектта теләп катнаша.
— Безнең төбәкнең Компетенция үзәге предприятиеләрдә сакчыл җитештерү инструментларын кертү һәм эшне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча комплекслы эш алып бара. Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр җитештерү күрсәткечләренең чынбарлыкта артуын күрделәр. Башкортстан предприятиеләрендә проектны гамәлгә ашыру дәверендә икътисади файда 4 миллиард сумнан артып китте. Бу безнең дөрес юнәлештә баруыбыз турында сөйли һәм бу эшне дәвам итәчәкбез, — диде Рөстәм Моратов.
Проектта катнашу нәтиҗәсендә предприятиеләр идарәче кадрларны яңадан һөнәри әзерләү программасы, финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары, салым преференцияләре, экспортны үстерүдә һәм административ киртәләрне бетерү буенча анык ярдәм ала.
Предприятиеләргә заманча санлы чишелешләрне кертергә мөмкинлек бирә торган санлы экосистема эшләнде. Аның төп бурычы — компанияләргә санлы трансформация мөмкинлекләрен күрсәтү, урыннарда уйланылган карар кабул итү өчен ныклы нигез булдыру һәм кулай программа белән тәэмин итүне гамәлгә кертүгә күчү.
Федераль (ФЦК) һәм төбәк компетенцияләр үзәкләре (РЦК) белгечләре гомумдәүләт проектында катнашучы компанияләргә хезмәт җитештерүчәнлеге үссен өчен производствода заманча чишелешләр кертергә булыша. Гадиләштереп әйткәндә, алар эш вакыты берәмлегенә җитештерелгән продукция күләмен арттырырга ярдәм итә.
Белгечләр җитештерү куәтләрен максималь эшкә җигү һәм төзексезлекләр аркасында техниканың буш тору вакытын кыскарту мөмкинлекләрен табарга булыша. Нәтиҗәдә, төгәлләнмәгән җитештерү күләмнәре һәм брак проценты кими. Практик карарларны гамәлгә кертү белән бер үк вакытта предприятие хезмәткәрләрен гади технологияләр буенча эшләргә өйрәтәләр, алар эшчеләрнең хезмәт шартларын сизелерлек яхшырта һәм гадәти операцияләргә күп хезмәт сарыф итүне киметә. ФЦК һәм РЦК белгечләре предприятие хезмәткәрләрен сакчыл технологияләргә өйрәтә һәм алга таба да җитештерүне оптимальләштерәчәк карарлар әзерли.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.