+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 ноябрь 2024, 15:29

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда төбәк сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында яңа башлангычлар каралды.

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды
"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Чишмә районында склад бүлү үзәген төзү проекты турында «Ырынбур Идел буе федераль округы» компаниясенең үсеш буенча директоры Никита Иночкин сөйләде. Инвестор 187 мең квадрат метр мәйданлы заманча логистик комплекс төзүгә 9,3 миллиард сум акча кертергә планлаштыра. Проект кысаларында төзүчеләр булачак бинаның нигезен әзерләгән һәм каркасның тимер-бетон колонналарын урнаштыруга керешкән.

«Башстройтранс» компаниясе директоры Андрей Афанасенков Уфада бетоннан вибропрессланган эшләнмәләр чыгару цехын булдыру планнары турында сөйләде. Бу башлангычны тормышка ашыруга 150 миллион сум юнәлтеләчәк. Яңа производство төзелеш комплексы предприятиеләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, шулай ук 15 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект кысаларында компания 2023 елда җир кишәрлеге сатып алган, анда 1,3 мең квадрат метр мәйданлы цех төзелә башлаган.

Мәләвездә 25 мең тонна ашлык саклауга исәпләнгән элеватор төзү, шулай ук катнашазык заводын реконструкцияләү проектын «Союзпромптица» компаниясенең операцион директоры Ратмир Абдрәшитов тәкъдим итте. Бу башлангыч төбәк территориясендә күркә ите җитештерүне комплекслы үстерү проектлары пулына керә.

Ярдәм чаралары сыйфатында проектлар салым ташламалары белән өстенлекле статусын алды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас