Торак-коммуналь хуҗалык икътисадның иң зур һәм социаль әһәмиятле тармагы исәпләнә. Торак фондын тәртиптә тоту һәм аннан нәтиҗәле файдалану, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, җылылык һәм электр белән тәэмин итү, шәһәрләрне санитар чистарту, юл-күпер хуҗалыгын, территорияләрне карап тоту һәм төзекләндерү — болар барысы әлеге тармакның эш даирәсенә карый.
Тармактагы көнүзәк мәсьәләләр буенча күптән түгел Русиянең дәүләт думасында “Коммуналь инфраструктураның торышы һәм күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту” темасына “Хөкүмәт сәгате” узды. Депутатлар алдында Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Энергетика министры урынбасары Евгений Грабчак чыгыш ясады. Шулай ук, торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
“Торак-коммуналь хуҗалык – урыннардагы хакимият органнары һәм төбәкләр компетенциясенә һәм җаваплылыгына караучы өлкә, әмма төбәкләрдә җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга карата, һәм шулай ук су белән тәэмин итүдәге җитешсезлекләр буенча шикаятьләрнең күплеген исәпкә алып, без сезнең белән “Хөкүмәт сәгате” кысаларында бу мәсьәлә буенча фикер алышырга карар иттек, Русия Хөкүмәтеннән үз тәкъдимнәрен кертүне сорадык, — диде дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында үткән республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның ундүртенче утырышында да тикшерелде.
Утырышта Башкортстан торак-коммуналь хуҗалыгының эшчәнлеге һәм тармакның үсеш перспективалары турындагы отчет белән республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова чыгыш ясады.
Башкортстанның торак-коммуналь комплексы 18 меңнән артык күпфатирлы йортны, 1,6 мең җылыту казанлыгын, гомум озынлыгы 4 мең километр булган җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен, 16 мең километрлы суүткәргечләрне, 4 мең километрлы канализацияне, шулай ук, 517 үзәктән җылыту пунктын, 420 су суырту, 77 чистарту корылмаларын берләштерә. Шунысын да билгеләргә кирәк, коммуналь инфраструктураның 54 проценты иске һәм бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирми. Башкортстан Хөкүмәте инфраструктураны яңарту, төзекләндерү буенча эзлекле эш алып бара.
2024 елга билгеләнгән план буенча 720 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Уфада, Аскын, Иглин, Чишмә һәм Стәрлебаш районнарында 39 күпфатирлы йортның 119 подъезды ремонтланган. 2025 елда 598 йортка капиталь ремонт ясалачак.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада 2019 елдан алып күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында 2019-2023 елларда 8171 подъезд яңартылды. Шунысы мөһим, эшләрне финанслауны республика һәм муниципалитетлар тулысынча үз өстенә алды. Шушы чорда подъездларны ремонтлауга, гомумән алганда, 3,5 миллиард сум акча юнәлтелгән, шуның 3,2 миллиард сумы республика бюджеты акчалары, 330 миллион сумын муниципалитетлар бүлгән. Моннан тыш, Башкортстанда 5 ел эчендә 2,7 меңнән артык лифт алмаштырылды, бу 2019 елдан алдагы бишьеллык күрсәткеченнән 2,5 тапкырга артык.
Шулай итеп, 2019 елдан Башкортстанда подъездларны ремонтлау, йорт яны һәм иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча колачлы эш җәелдерелде. Бу җәһәттән 2019 елда гына Башкортстанда 1372 күпфатирлы йортта 4001 подъезд төзекләндерелде, бу максатларга 1,4 миллиард сум юнәлтелде. 2020 елда да, ковид белән бәйле чикләүләргә карамастан, республикада 697 йортта 692,7 миллион сумга 2180 подъезд ремонтланды. 2021 елда — 115 йортта 312 подъезд, 2022 елда – 310 йортта 920 подъезд, 2023 елда 276 күпфатирлы йортта 758 подъезд төзекләндерелде.
Йортлары әлегә ремонт программасына кермәгәннәргә борчылырга урын юк — чират аларга да барып җитәчәк, чөнки төзекләндерү дәвам итә.
Гомумән, Башкортстанда яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә. Подъездларны ремонтлау бу комплекслы эшнең бер өлеше генә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангыч биргән “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында 1326 йорт алды территорияләре төзекләндерелде, республикада яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыннары яңартыла һәм яңа җәмәгать урыннары булдырыла. Башкортстан кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында да актив катнаша. Анда Башкортстанның 29 проекты җиңде (бу илдә 3нче урын). Нәтиҗәдә, тарихи-шәһәр төзелешенә һәм табигый мохитне саклауга 4 миллиард сум юнәлтелде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр мохите сыйфаты индексы рейтингында Башкортстандагы 21 шәһәрдән 17се яшәү өчен уңайлы дип табылды.
“Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында 2024 елда 33 муниципалитетта 143 территория төзекләндерелде. 2025 елда 113 ихатаны тәртипкә китерү карала.
Республиканың барлык муниципалитетларында тышкы яктырту системасын яхшырту буенча да комплекслы эш алып барыла. Бу максатта төбәк бюджетыннан 2024 елда 200 миллион сум юнәлтелде.
“Тулаем алганда, 2024 елда капремонт программасы кысаларында 739 күпфатирлы йорттта 5,5 миллиард сумлык 806 төр эш башкару каралган. Шушы сумманың 272 миллион сумы (республика бюджетыннан) лифтларны алыштыруга һәм 451 миллион сум 136 күпфатирлы йортның түбәләрен капиталь ремонтлауга юнәлтелгән. 5 ел эчендә 4 мең күпфатирлы йортта ремонт ясалган, бу эшләрнең гомум суммасы 22 миллиард сум тәшкил итә, шуның 2,7 миллиард сумы — дәүләт ярдәме. Шул исәптән 2717 лифт алыштырылган.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова билгеләвенчә, Башкортстан “Чиста су” федераль проекты кысаларында җәлеп ителгән акчалар күләме буенча Идел буе федераль округында беренче һәм илдә сигезенче урынны алды. Әйтик, 2024 елда Бөре, Кыйгы, Кушнаренко, Туймазы, Чишмә районнарында һәм Уфада су белән тәэмин итү объектларын тәртипкә китерәләр.
Территорияләрне үстерү фонды программалары буенча 75,7 километрда инженерлык челтәрләрен һәм 31 инфраструктура объектын файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә 1,2 миллион кеше өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшырды. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Фото Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәреннә