Форумда машина төзелеше тармагының әйдәп баручы экспертлары һәм илнең эре сәнәгатьчеләре катнаша. Үз эшләнмәләрен һәм технологияләрен Русиянең 20 төбәгеннән 100дән артык компания тәкъдим итте. Кунаклар арасында - Беларусь һәм Кытай делегацияләре.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашучыларны сәламләде һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Без биредә Русиянең яңа төбәкләреннән сәнәгать предприятиеләре вәкилләрен күрергә бик шат. Бүген барыбызга да илдә сәнәгать җитештерүен үстерү динамикасын саклап калырга омтылырга кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Шулай ук яңа юнәлешләрдә эшләү турында да уйларга кирәк. Һәм, әлбәттә, Русия сәнәгатенең кадрларга булган ихтыяҗын бергәләп тәэмин итәргә. Бу бик мөһим һәм җитди сорау.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстан - илнең сәнәгать лидерларының берсе.
- Республика сәнәгатендә 52 меңнән артык кеше эшли. Бу югары квалификацияле, профессиональ, җаваплы кешеләр армиясе. Барыгызга да рәхмәт әйтәм, сез безнең икътисадның төп юнәлешләрен үстерергә мөмкинлек бирәсез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Башкортстанда, илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, киң ярдәм чаралары бар. Сәнәгатьне үстерү фонды актив эшли. Безнең республика - кластерлар эшенең саны һәм нәтиҗәлелеге буенча лидер. Бездә «Алга» махсус икътисади зонасы да бар, ул шактый динамик үсештә.
Радий Хәбиров сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте һәм Уфа машина төзү колледжының иң яхшы студентларына кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Фото: Башкортстан Башлыгы