+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 ноябрь 2024, 14:50

"Русиягә теләктәшлек белдерәбез..."

«Кырым дуслары» халыкара ассоциациясе рәисе урынбасары, Тунисның «Массар» партиясе идарәсе башлыгы Абделазиз Мессауди Русиядә Ялта икътисади форумы кебек халыкара бергәлек катнашлыгында икътисади форумнар уздыруның мөһимлеген ассызыклады.

"Русиягә теләктәшлек белдерәбез...""Русиягә теләктәшлек белдерәбез..."
"Русиягә теләктәшлек белдерәбез..."
Аның фикеренчә, бу Русия белән теләктәшлек күрсәтү ысулы, ул Көнбатыш илләренең хәрби ярдәме аша агрессиягә дучар ителә.

"Көнбатышта дөрес фикер йөртүче кешеләр коллектив Көнбатыш позицияләренең, дөнья аренасында гегемония сәясәтенең зур каршылык белән очрашуын аңлый. Ачык мисал - «Кырым дуслары» хәрәкәтенең барлык илләрдә, шул исәптән Европада да, Америкада да киңәюе. Ә дөньяның күпчелек илләре сугышлар аркасында авыр шартларда яши. Зур проблемалар нәкъ менә коллектив Көнбатышның өстенлек итү сәясәтеннән, - диде Абделазиз Мессауди.

Ялта халыкара икътисади форумы - икътисади өлкәдә 2015 елдан бирле Кырымда уздырыла торган халыкара эшлекле чара.

Шушы елның 5 декабрендә Ялта халыкара икътисад форумы Уфада үтәчәк. 34 ил анда килеп катнашу теләген белдерде инде. Катнашучы дәүләтләрнең гомум саны - 90. Онлайн-форматта 80 илдән 150 кеше, шул исәптән Латин Америкасы һәм Кариб бассейны илләреннән дә, катнашырга әзер.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас