+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 ноябрь 2024, 05:00

Социаль йөкләмәләр үтәләчәк!

Алдагы ел бюджетында бу максатларга күпме акча каралган?

Социаль йөкләмәләр үтәләчәк!Социаль йөкләмәләр үтәләчәк!
Социаль йөкләмәләр үтәләчәк!

Республикадагы социаль-икътисади тотрыклылык төп финанс документы – бюджет белән бәйле. Социаль өлкәнең беренчел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен республика бюджетында акча җитәрме, социаль ташламалар сакланырмы, инвестиция проектларын тормышка ашыруда бюджет мөм­кин­лекләре ниндирәк булыр?

Күптән түгел Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышында республика Башлыгы тәкъдим иткән бюджет документлары пакетын карадылар. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Якындагы өч елга республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы һәм аның нигезендә төзелгән яңа бюджет проекты карауга кабул ителде. Документлар стратегик комитет, республика Хөкүмәте тарафыннан хупланды һәм фәнни экспертиза узды, — диде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев. — Хәзер без парламент комитетларында алар буенча эшли башлыйбыз: бюджет керемнәрен һәм чыгымнарын гражданнарны социаль яклау һәм социаль-икътисади үсешнең тәгаен юнәлешләрен финанслау күзлегеннән чыгып анализлыйбыз”.
Закон проектын карап чыгу буенча комитетлардагы төп эшләр республика парламенты утырышындагы беренче укылышка тәмамланырга тиеш. Әмма бюджет проектында аерым тармакларга караган саннар үзгәрергә мөмкин.
“Икенче укылышка федераль бюджеттан килә торган керемнәрнең аныкланган күләме билгеле булачак, димәк, безнең бюджетның керемнәре һәм чыгымнары төгәлрәк билгеле булырга тиеш, әмма концептуаль үзгәрешләр булмаячак, — дип аңлатты Константин Толкачев. — Декабрьдә бу эш тәмамланырга тиеш. Яңа елны яңа, сыйфатлы бюджет белән башларбыз дип өметләнәбез, ул дәүләт сәясәте максатларына ирешүне тәэмин итәчәк. Алга таба без бюджет параметрларына әйләнеп кайтачакбыз әле — саннар тагын да үзгәрәчәк. Бюджет – үзгәрүчән документ, ул республиканың фактик керемнәренә һәм ихтыяҗларына бәйле”.
Президиум утырышында тәкъдим ителгән саннарга аңлатма биреп, ул тышкы чикләүләргә һәм кыенлыкларга карамастан, республика икътисадының тотрыклылыгын һәм үсеш күрсәтүен билгеләп үтте. Өстәвенә, кайбер тармаклар буенча үсеш темплары Русиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак.
Инвестицияләр күләме арта, төп үсешне республиканың әйдәүче предприятиеләре тәэмин итә. Әйтик, сәнәгать тармагында — оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлеге һәм машина төзелешендә, нефть эшкәртүдә, химия тармагында эре инвестиция проектларын тормышка ашыру исәбенә үсеш көтелә.
“Төзелештәге динамиканы һәм торакны файдалануга тапшыру буенча саннарны сагаеп күзәтәбез. Ипотека базары тараю фонында яңа проектларга старт бирү акрыная. Шуңа карамастан, туп­ланган запас урта сроклы перспективада да уңай динамика фаразларга мөмкинлек бирә, — диде Константин Толкачев. — Кулланучылар секторы дәрәҗәсе, хезмәт хаклары үсү дәвам итәчәк. Эшсезлек кими, бу, әлбәттә, хезмәт ресурслары кытлыгы турында да сөйли”.
Башкортстан парламенты спикеры бюджетны киеренке, әмма балансланган һәм социаль юнәлешле, дип бәяләде.
Әйе, Башкортстанның төп финанс документы дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, республика казнасының өчтән ике өлеше социаль өлкәне финанслауга сарыф ителәчәк. Ягъни социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла. Агымдагы елда, мәсәлән, аерым статьялар буенча чыгымнар арттырылды. Бу кайбер төр салым һәм түләүләрнең үсүе белән түгел, ә алдан планлаштырылмаган өстәмә акчаларның төбәк казнасына керүе белән бәйле.
Закон проекты буенча 2025 елга республика бюджеты керемнәре якынча 324 миллиард сум күләмендә фаразланган, чыгымнар — 328 миллиард сум. “Бюджет параметрлары 4 миллиард сум күләмендә дефицит белән формалаштырылган, — диде Константин Толкачев. — Аны каплау чыганаклары билгеле. Безнең республика уйланылган финанс сәясәтен алып бара һәм бурыч тотрыклылыгының югары дәрәҗәсе белән аерылып тора. Барлык социаль йөкләмәләрне, һичшиксез, үтәү һәм икътисадны үстерү өчен чаралар булдыру бюджетның төп өстенлеге булып калачак”.
Бюджет дефициты һәм профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең чыгымнардан артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикеренчә, дефицитсыз бюджетка ирешү авыр, аерым төбәкләрдә исә мөмкин дә түгел. Бюджет дефициты исә элекке запаслар һәм күпмедер бурычлар исәбенә кап­ланачак. Шулай ук өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү исәбенә.
Шулай ук җитешмәгән суммаларны Мәскәү бүлгән акча исәбенә, өстәмә резервлар табып каплап баралар. Әйткәндәй, соңгы елларда өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү, бюджет дисциплинасы (керем һәм чыгымнар нисбәтен саклау) мәсьәләсендә безнең республиканы күпләргә үрнәк итеп куялар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас