Хакимият белән берлектә проектны гамәлгә ашыру өчен уңайлы урын сайланды, җир кишәрлеге рәсмиләштерелде, ә аннары эшкуар муниципаль субсидия алу конкурсында катнашты. Нәтиҗәдә, трасса өчен күтәргеч сатып алынган, һәм хакимият бизнесменга 500 мең сум күләмендә чыгымнарның бер өлешен кайтарган.
- Башкортстанда "Эшкуарлык сәгате" хакимиятнең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуларның нәтиҗәле форматы буларак күрсәтте. Әлеге практиканы куллану эшкуарларның хакимият белән диалогка җәлеп ителүен арттыра, бу бизнес-проектларны гамәлгә ашырганда нәтиҗәле чишелешләр табарга мөмкинлек бирә, - диде эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте