+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 ноябрь 2024, 16:33

Радий Хәбиров: "Кадрлар мәсьәләсе бөтен ил өчен актуаль"

Бүген Октябрьскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күчмә “Сәнәгать сәгате”н үткәрде. Чара «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы мәйданчыгында узды. Төбәк предприятиеләре һәм һөнәри уку йортлары җитәкчеләре катнашлыгында узган киңәшмәнең темасы – Октябрьский шәһәре территориясендә урнашкан производстволарны, шулай ук Туймазы һәм Бәләбәй районнарын квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.

Радий Хәбиров: "Кадрлар мәсьәләсе бөтен ил өчен актуаль"Радий Хәбиров: "Кадрлар мәсьәләсе бөтен ил өчен актуаль"
Радий Хәбиров: "Кадрлар мәсьәләсе бөтен ил өчен актуаль"

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, кадрлар мәсьәләсе бөтен ил өчен актуаль.

- Бу, бер яктан, икътисадның үсештә булуы турында сөйли. Ә икенче яктан - хезмәткәрләрне җәлеп итү һәм әзерләү буенча предприятиеләрдән актив эш таләп итә, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, кадрлар белән мәсьәлә хәл ителеше арасында - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, технологик процессларны автоматлаштыру, шулай ук югары уку йортлары һәм колледжлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек.

- Республика үз ягыннан һөнәри белемне безнең эре предприятиеләр ихтыяҗы өчен яшьләрне максатлы әзерләүгә юнәлтә. Әйтик, узган елда без колледжларда «ОДК-УМПО» флагманы өчен өстәмә рәвештә 600 бюджет урыны булдырдык. Ә һөнәри белем бирүче уку йортларына кабул итүне ел саен 2 мең кешегә арттырырга уйлыйбыз. Шул ук вакытта квалификацияле белгечләр өчен көндәшлек шартларында предприятиеләр үрнәк күрсәтергә һәм югары уку йортлары һәм колледжлар, шул исәптән авыл районнарында урнашкан уку йортлары белән дә элемтә урнаштырырга тиеш, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Республиканың мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Альберт Яримов хәбәр иткәнчә, Октябрьский шәһәре, Туймазы һәм Бәләбәй районнары территориясендә сәнәгать өчен кадрлар әзерләүне 24 белгечлек буенча 7 колледж алып бара. Аларда 6 мең студент белем ала, ә еллык чыгарылыш 2 меңгә якын кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта быел 800 яшь белгеч эшкә урнашты. Моннан тыш, укуларын тәмамлагач, студентларның бер өлеше Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.

Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре “Сәнәгать сәгате”ндә кадрлар эшенең корпоратив программаларын тәкъдим итте. Алар профильле колледжлар һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән дә хезмәттәшлек итүне күздә тота.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас