Оештыручылар булып Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, “Башкортстанның эшкуарлык буенча агентлыгы” һәм “Минем бизнес” үзәге тора.
Форум программасында – “Икътисадны үстерү трендында социаль эшкуарлык”, “Социаль эшкуарлыкта кадрлар кытлыгы проблемаларын ничек хәл итәргә?”, “Ясалма интеллект. Нейрочелтәрләр”, “Социаль эшкуарлык өчен акселерация программалары: белем һәм тәҗрибә” секцияләре һәм эшкуарлык темасына багышланган осталык дәресләре. Шулай ук, форумның эшлекле программасы консультацияләр зонасы, ачык лекторий эшен үз эченә алды. Моннан тыш, оста кәсепчеләр экспозициясе оештырылды, анда кече бизнес вәкилләре үзләренең эксклюзив эшләнмәләрен күрсәтте.
Форумның төп чарасы социаль эшкуарлык өлкәсендә федераль һәм төбәк экспертлары катнашлыгында “Социаль өлкәне үстерүнең бердәм концепциясен формалаштыру” пленар утырышы булды. Анда республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко Башкортстанның социаль эшкуарлык буенча илдә икенче урында булуын билгеләде. Республика Мәскәү өлкәсеннән генә калыша, дип белдерде ул.
– Социаль эшкуарлык өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне популярлаштыру буенча ел саен уздырылучы форум мөһим вакыйга булып тора, чөнки ул башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлекне җайга салу һәм яңа чишелешләр эзләү мөмкинлеге бирә. Бизнес, башкарма власть органнары, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук социаль бизнес өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар тармакның актуаль проблемалары турында фикер алыша һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан социаль эшкуарлыкны үстерүдә лидерлык позициясен саклап кала — бүген төбәктә әлеге статуска ия 600 предприятие эшли, – диде Зөһрә Гордиенко.
Ример НАСРЕТДИНОВ.