– Безнең мөһим бурыч – балалар өчен спортны конкурс нигезендә коммерция карамагында булмаган оешмаларга максатлы финанс ярдәме күрсәтү аша кулай итү, - дип аңлатты Руслан Хәбибов. - Социаль заказны уңышлы гамәлгә ашыруның өч елында секцияләргә керү мөмкинлеген арттыруга һәм түләүсез нигездә 5 меңнән артык балага өстәмә спорт әзерлеге бирүгә ирешелде.
Моннан тыш, Башкортстанда социаль заказ куллану системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өлешен арттыруда мөһим механизмнарның берсе булды.
2025 елга өстенлекле бурычлар арасында – СВО ветераннарына физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү, муниципаль тест үзәкләрен «Һәркем өчен уңайлы мохит» ГТО мобиль комплекслары белән тәэмин итү, республика аккредитацияләнгән спорт федерацияләренә максатлы ярким күрсәтү буенча «Чемпионнар федерациясе» төбәк пилот проектын эшләтеп җибәрү.
Руслан Хәбибов чыгышының ахырында хәбәр иткәнчә, 2027 елга федераль бюджет проектында Уфада ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының икенче чиратын төзүгә 552,9 миллион сум каралган.
Башкортстан Башлыгы республикада яңа спорт корылмаларын төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Без ил Президентына җиңел атлетика манежын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Ул - флагман объект, әһәмияте буенча, Көрәш сараеннан соң, икенче булачак. Зур проектлар арасында – теннис академиясе белән бокс прогрессы үзәге дә бар. Бу объектлар республикага кирәк, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru