+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 ноябрь 2024, 03:50

Үзебезнекен сайла!

Азык-төлек хәвефсезлеге, җитештерүне арттыру, “Башкортстан продукты”ның нәтиҗәлелеге турында

Үзебезнекен сайла!Үзебезнекен сайла!
Үзебезнекен сайла!

Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров телеграмм-каналында болай дип язды: “Башкортстан продукты” маркировкасын безнең халык яхшы белә. Республика флагы төсләрендәге бу логотип — безнең төп сыйфат билгесе. Ул продуктның үзебездәге чималдан эшләнүе, сыйфат һәм хәвефсезлек буенча барлык нормаларга туры килүе турында сөйли.
“Башкортстан продукты” проекты дипломантларының саны елдан-ел арта баруына мин бик шатмын.
Менә кечкенә статистика:
* мондый маркировкалы товарлар саны 30 меңгә кадәр арткан;
* хәзер проектта — 823 катнашучы, шуларның 665е – азык-төлек продуктлары һәм 158е — башка төр куллану товарлары җитештерүчеләр;
“Башкортстан продукты”нда катнашучы 326 предприятие (малтабар) үз продукциясен Русия Федерациясе субъектларына сата;
35 дипломант продукцияне чит илләргә экспортлый.
Проектта катнашу җитештерүчеләргә төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә керергә мөмкинлек бирә. Асылда, без бердәм, көчле бренд булдыра алдык, ул безнең республикада һәм аннан читтә дә бик кирәк”.

Әйе, ун елдан артык эшләп килүче “Башкортстан продукты” проекты үзенең нәтиҗәлелеген һәм икътисади әһәмиятен исбат итте.
Билгеле булуынча, “Башкортстан Республикасында азык-төлек сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары турында” Закон кабул ителгән иде. Шушы законны гамәлгә кую инструменты буларак, республикада унбер ел элек “Башкортстан продукты” проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект республикада җитештерелгән азык-төлекнең хәвефсезлек һәм сыйфат ягыннан закон таләпләренә туры килүен ачыклый һәм исбатлый. Шуннан соң продукциягә махсус билге тапшырыла, ягъни маркировкалана. Кыскасы, бу проект республикадагы чималдан продукция җитештерүче Башкортстан предприятиеләрен берләштерә. “Башкортстан продукты”, продукцияне махсус билге белән маркировкалап, реклама чаралары аша аны актив пропагандалый һәм кулланучылар өчен продуктның Башкортстанда җитештерелгәнлеген һәм югары сыйфатлы булуын гарантияли.
Әлбәттә, проектның максаты сыйфатны билгеләү һәм “Башкортстан продукты” билгесе сугу белән генә чикләнми. Максат киңрәк. Ул консультация һәм методологик ярдәмне, Башкортстанда җитештерелгән товарларны тигез көндәшлек шартларында куллану базарына чыгаруга мөмкинлекләрне арттыруны, бизнесның проблемаларын һәм ихтыяҗларын өйрәнүне, Башкортстан продуктын башка төбәкләргә, чит илләргә чыгаруга булышлык итүне һ.б. үз эченә ала. Барлык бу эшләрне Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы координацияли.
Әйтергә кирәк, халыкка заманча хезмәт күрсәтү, аны сыйфатлы азык-төлек, куллану товарлары белән тәэмин итү, гомумән, мөһим социаль функция башкару белән беррәттән, сәүдә икътисадны ныгытуга хезмәт итә, Башкортстанның көндәшлек сәләтен арттыра. Республика кулланучылар базарында төрле формадагы 25 меңнән артык ваклап сату предприятиесе бар. Шуларда 144 мең кеше эшли. Бу — республикадагы эш көчендәгеләрнең 13 проценты.
Шунысын да билгеләү мөһим: республика Хөкүмәте сәүдә тармагын заман таләпләреннән чыгып оештыру, үсеш перспективаларын билгеләү һәм башка көнүзәк проблемаларны хәл итү юнәлешендә даими эшли. Соңгы чорда, алда билгеләнүенчә, кулланучыларга тәкъдим ителгән социаль әһәмиятле азык-төлекнең нигездә, Башкортстанда җитештерелгән булуына да беренчел әһәмият бирелә. Әлеге вакытта бу төр продуктларның 67 проценты — үзебезнең республиканыкы. Үз җитештерүчеләребез продукциясен халыкка арзанрак хак белән тәкъдим итү җәһәтеннән шәһәрләрдә, район үзәкләрендә уздырылучы ярминкәләр дә мөһим роль уйный.
Башкортстан азык-төлекнең төп төркеме буенча үз ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев былтыр бу уңайдан болай дигән иде: “Безнең төбәк бик зур аграр потенциалга ия, әмма без җитештергән продукция һәрвакытта да үзебезнең кулланучыларга турыдан-туры килеп эләкми. Вәзгыять шундый: республикада ниндидер продуктны җитештерү, эшкәртү, сату, куллану чылбырын күзәтсәк, без гомум күләмнең куллану дәрәҗәсеннән югарырак булуын күрәбез. Бу исә продуктның безнең республикадан читкә чыгарылуы, анда эшкәртелеп, төрелеп, упаковкада кире үзебезгә кайтарылуы турында сөйли. Ягъни барлык өстәмә бәя читтә кала. Бу мәсьәлә җитештерүчеләрнең, эшкәртүчеләрнең, йөк ташучыларның һәм сәүдә челтәрләренең үзара хезмәттәшлеген җайга салу нәтиҗәсендә хәл ителергә тиеш”.
Бу — җитди проблема. Әйтергә кирәк, азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү, үстерелгәнне үзебездә эшкәртүне арттыру юнәлешендә республикада эзмә-эзлекле эш башланды. Күптән түгел Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов белдерүенчә, республикада 5 ел эчендә азык-төлек продуктларын җитештерү — 29, эчемлекләр җитештерү 12 процентка арткан. Бу чорда ит җитештерүне (кош итеннән башка) — 3, ит ярымфабрикатларын — 2,5, ярмалар җитештерүне 2,3 тапкыр арттыру мөмкин булды.Үсемлек майлары (142 процентка), шикәр (108,9 процентка) һәм сырлар (106,6 процентка), шулай ук, алкогольсез эчемлекләр (1,6 тапкыр) һәм минераль су (1,3 тапкыр) җитештерү дә үсте.
Агымдагы елда без җитештерү күләмнәре үсеше тенденциясен саклап калдык. 8 айда азык-төлек продуктларын җитештерү индексы 136,3 процент дәрәҗәсенә җитте, Русия буенча бу күрсәткеч 104,4 процент тәшкил итә.
Агымдагы елның гыйнвар-август айларында азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате оешмалары тарафыннан барлыгы 117 миллиард сумлык продукция (эчемлекләрне дә кертеп) сатуга озатылган.
8 ай мәгълүматлары буенча, азык-төлек продукциясен җитештерү күләмнәренең үсеше барлык төп позицияләрдә диярлек күзәтелә. Кыскасы, республикада азык-төлек буенча мөстәкыйльлекнең максатлы күрсәткечләренә ирешелде. Төбәк җитештерүчеләре республика халкын төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә.
Башкортстан сөт һәм сөт ризыклары, сыер һәм дуңгыз ите, шикәр, үсемлек мае, бәрәңге, кыяр һәм помидор буенча үз ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә. Республика бу төр продуктларны башка төбәкләргә һәм чит илләргә күпләп озата. Шул ук вакытта кош ите, он һәм он ризыклары, сырлар һәм яшелчәнең аерым төрләренә ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелми әле, ягъни күпмедер күләм башка төбәкләрдән кайтарыла.
Монда шуны ассызыкларга кирәк: азык-төлек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыруга дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары ярдәм итте. 2021 елдан эшкәртү предприятиеләренә ярдәм итүгә барлыгы 900 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
Азык-төлекне кулланучылар ихтыяҗлары һәм таләпләренә җиткереп эшкәртү, өстәмә бәяне республикада калдыру җәһәтеннән, алда билгеләнүенчә, “Башкортстан продукты” проекты мөһим роль уйный. Узган елда, әйтик, 120 предприятие проект дипломанты булды, алар арасында республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләре дә, эре предприятиеләр дә бар. Бу исә җитештерүнең заман таләпләреннән чыгып оештырылуын исбат итүче фактларның берсе генә.
Проектның Башкортстанны чит төбәкләрдә таныту җәһәтеннән дә әһәмияте зур. Узган елда “Башкортстан продукты” проекты 10 сәүдә-сатып алу конференциясе оештырды, Чаллы шәһәрендә, Ташкентта һәм Ырынбурда 3 бизнес-миссияне гамәлгә ашырды. Социаль челтәрләрдә, проектта катнашучы предприятиеләр һәм аларның продукциясе белән таныштырып, 50дән артык презентация үткәрде. Дипломантлар 24 күргәзмәдә һәм ярминкәдә, шулай ук, 7 “сәүдә мәктәбе” белем бирү чарасында катнашты. Реаль вакыт режимында 602 җитештерүче 83 федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре сатып алучылары һәм 32 ресторан бизнесы оешмалары белән сөйләшүләр үткәрде.
Җитештерүчеләр һәм сәүдә вәкилләренең сөйләшеп килешүләре нәтиҗәсендә үзебезнең кибетләр республика территориясендә җитештерелгән товарлар линиясен киңәйтә һәм төрләндерә. Мәсәлән, бүген “Сабантуй” һәм “Байрам” челтәрләре ассортиментында республика җитештерүчеләре өлеше уртача 50 процентка җитә.
Проект эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзебезнең продукция республикада гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә тәкъдим ителә. Республика җитештерүчеләренең товарлары Федерациянең барлык төбәкләрендә дә бар. Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, проектта катнашучы 326 җитештерүче үз продукциясен Русиянең башка төбәкләренә сата. “Башкортстан продукты” маркасын алган 35 җитештерүче предприятие үз товарын чит илләргә озата.
Республика җитештерүчеләре “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәләрендә “Иң яхшы продукт” конкурсының мактаулы бүләкләренә лаек булды. Республика компанияләре “Русиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенрусия конкурсының 4 номинациясендә дә билгеләп үтелде. Проектта катнашучылар “Безнең бренд” төбәк конкурсында дипломнар һәм медальләр яулады.
Гомумән, “Башкортстан продукты” проекты төбәкнең икътисади үсешенә мөһим өлеш кертә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Фото Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның телеграмм каналыннан алынды.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас