0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 ноябрь , 14:00

Форумда Русиянең индустриаль паркларын үстерү турында фикер алышачаклар

5 декабрьдә Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узачак Ялта халыкара икътисади форумында «Индустриаль парклар: үсешнең заманча трендлары һәм дәүләт ярдәме чаралары» Русия индустриаль парклары ассоциациясе белән берлектә инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының эксперт мәйданчыгы утырышы узачак.

Форумда Русиянең индустриаль паркларын үстерү турында фикер алышачаклар
Форумда Русиянең индустриаль паркларын үстерү турында фикер алышачаклар

Секциядә катнашучылар илнең индустриаль паркларын үстерү тенденцияләре һәм преференция зоналарының әлеге категориясе резидентларына дәүләт ярдәменең актуаль чаралары турында фикер алышачак.

- Башкортстан лидерлар рәтенә чыкты һәм индустриаль парклар саны буенча Русиянең барлык төбәкләре арасында өченче урында тора. Республикада сәнәгать инфраструктурасының барлык төрләре диярлек тәкъдим ителгән - 10 елдан артык уңышлы эшләүче шәхси һәм дәүләт индустриаль парклары, технопарклар, кластерлар, махсус мкътисади зоналар. Шуңа күрә сәнәгать тематикасы Уфада узачак Ялта форумы программасында төп урынны алачак, - дип билгеләде Русия индустриаль парклар ассоциациясе башкарма директоры Денис Журавский.

Башкортстанда преференция режимы булган территорияләргә инвестицияләр җәлеп итү һәм идарә итү тәҗрибәсе турында Башкортстан үсеше Корпорациясе вәкиле сөйләячәк. Ведомство төбәкнең «Уфа» индустриаль паркы һәм «Алга» махсус икътисади зонасы кебек преференцияле зоналарының идарәче компаниясе булып тора.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: