Бу яңа корал русиялеләргә үз акчаларын һәм булачак пенсиянең тупланма өлешен инвестицияләргә мөмкинлек бирә, бу гражданнар өчен өстәмә керем тәэмин итә һәм икътисад өчен озак вакытлы ресурсларның мөһим чыганагына әверелә.
Бу программа буенча барлык кертемнәр суммасы 822,5 млн сумнан артып китте, ә катнашучылар саны һәм акчалар күләме буенча республика илнең топ-10 төбәгенә керә.
Ассызыклап үтәбез, программа ирекле. Аңа киләчәктә өстәмә керем алырга теләгән һәркем керә ала. Яки катлаулы тормыш хәлләре очрагында хәвефсезлек мендәрен булдыру.
Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бары тик дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә һәм взнослар кертергә кирәк. Кертемче белән бергә счетны дәүләт тә тулыландыра башлый. Программада катнашуның беренче ун елы дәвамында ел саен 36 мең сумга кадәр финанслау каралган. Фонд үзе сезнең счеттан акча инвестицияли. Мәҗбүри пенсия страховкасы системасында тупланган акчаларыңны да шуңа күчерергә мөмкин.
Барлык кертелгән акчалар, аларны инвестицияләүдән кергән керемне дә кертеп, дәүләт тарафыннан 2,8 млн сумга кадәр страховкаланган.
Программа буенча тупланган акчаларны килешү гамәлдә булган 15 ел узгач яки хатын-кызлар өчен 55 яшь, ирләр өчен 60 яшь тулгач алырга мөмкин. Акчаны югалтуларсыз иртәрәк тә файдаланырга мөмкин: кирәк булганда кыйммәтле дәвалану өчен түләргә яки туендыручыны югалту сәбәпле. Башка очракларда акчаны вакытыннан алда алырга мөмкин, әмма бюджет өстәмә түләүләреннән һәм инвестиция кеременнән башка.
фото: "ресбаш"