Ведомствоара комиссия утырышында Башкортстан Башлыгы хезмәттәшлекнең төп аспектларын һәм уртак эшне үстерүнең мөһим юнәлешләрен билгеләде.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, "Газпром" һәм аның бүлендек предприятиеләре – сәнәгатьне ныгытуда һәм мөһим социаль объектлар төзүдә республиканың ышанычлы партнерлары.
- Без бергәләп энергетика машина төзелешендә, газ-нефть химиясендә эре проектларны гамәлгә ашырабыз. Газ-мотор ягулыгы базарын үстерәбез. Урындагы җитештерүчеләрнең югары технологияле продукциясен гамәлгә кертәбез, компания өчен заманча кадрлар әзерлибез, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә дүртенче ел республиканы газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы гамәлгә ашырыла, аңа якынча 27 миллиард сум кертү планлаштырыла. 2021 елдан республикада гомуми озынлыгы 367 километр булган 35 бистәара газүткәргеч төзелде. 38 торак пунктта 1 300 йорт һәм фатир тоташтырылды. Төзелеш этабында гомуми озынлыгы 555 километр булган тагын 28 газүткәргеч бар. Аларны эшләтеп җибәргәннән соң 75 торак пунктта 4 меңнән артык йортка газ кертү планлаштырыла.
- Газ кертү программасын да дәвам итәбез. Республика халкы 68 меңнән артык гариза биргән, шуларның 52 меңнән артыгы инде үтәлгән, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы сәнәгать үсешенә керткән зур өлешләре өчен «Газпром нефтехим Салават» хезмәткәрләренә республика дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/186154.html
Фото: glavarb.ru