+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 ноябрь 2024, 15:08

Салаватта техник күкерт җитештерүне башлап җибәрделәр

22 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром нефтехим Салават» компаниясенең нефть эшкәртү заводында техник күкерт җитештерү җайланмасына старт бирде.

Салаватта техник күкерт җитештерүне башлап җибәрделәрСалаватта техник күкерт җитештерүне башлап җибәрделәр
Салаватта техник күкерт җитештерүне башлап җибәрделәр

Компаниянең генеральный директоры Евгений Семенько яңа производство күкерт водородының конверсиясен 96 проценттан 99,2 процентка кадәр арттыру нәтиҗәсендә пычраткыч матдәләр чыгаруны елына 4 670 тоннага киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләде. Атмосферага пычтаткыч матдәләр чыгару - 11 процентка, ә күкерт диоксиды чыгару 30 процентка кимиячәк. Сероводородлы газны эшкәртү продукты техник күкерт булачак. Яңа производство 54 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.

- Бу безнең республиканың флагман инвестиция проектларының берсе. Шактый зур объект, без аны эшләтеп җибәрүне бик көттек. Монда тирәнрәк эшкәртү булачак һәм, димәк, яңа өстәмә продуктлар чыгачак, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров производствоны эшләтеп җибәргәннән соң.

– Без шәһәрне барлыкка китерүче предприятие буларак, һичшиксез, экология өчен Салават алдында үз җаваплылыгыбызны тоябыз, – диде Евгений Семенько.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас