Бүген Казахстан Башкортстанның сәүдә-икътисади партнерларының беренче өчлегенә керә, һәм инде дүртенче ел үзара сәүдә үсә. 2022 елда Башкортстан белән Казахстан арасында сәүдә әйләнеше 10 процентка үскән, ә былтыр ул тагын 4,2 процентка арткан. Шунысы игътибарга лаек: күпчелек өлеше экспортка туры килә. Экспортның нигезен химпром продукциясе, төзелеш материаллары, чимал, азык-төлек товарлары, металлар һәм текстиль тәшкил итә.
Быел гыйнварда узган "Казахстан - Башкортстан" бизнес-форумында 300дән артык b2b-очрашу үткәрелгән. Нәтиҗә буларак, 120 хезмәттәшлек килешүе төзелде. Аерым алганда, «Агыйдел» предприятиесе ике килешү имзалады: «Алтын Урда» авторлык дизайны йорты һәм «Казахстан һөнәрчеләре берлеге» белән. Терлекчелек өлкәсендә килешү «Алтын Солок» һәм Казахстанның умартачылык продукциясен яклау һәм алга җибәрү буенча "Терлекчелек һәм азык җитештерү фәнни-тикшеренү институты» төбәкара үзәге» автоном оешмасы тарафыннан имзаланды. Шулай ук, хезмәттәшлек турында "Русия сыйфат системасы" оешмасы (Роскачество) һәм «Халал Индустрия Казахстана» ассоциациясе" юридик берләшмәсе килештеләр.
- Казахстан Башкортстанның төп партнерларының берсе булды һәм булып кала, - ди Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфасын башкаручы Маргарита Болычева. - Без һәрвакыт партнерлык мөнәсәбәтләре үсешенең һәм товар әйләнешен диверсификацияләүнең яңа юнәлешләрен эзлибез.
Русия белән Казакъстан арасында XХ төбәкара хезмәттәшлек форумы Башкортстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яңа этәргеч бирәчәк.
Фото: russia-and-kazakhstan-forum.com