+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 ноябрь 2024, 15:19

116 миллиард сумлык тимер юл төзелә

«Сибай-Подольск-Новорудная» тимер юлын төзү Казахстан һәм Кытай белән экспорт-импорт тәэмин итү логистикасын яхшыртырга һәм автомобиль юллары инфраструктурасына йөкләнешне киметергә ярдәм итә. Әлеге объектның озынлыгы 163,8 километр тәшкил итәчәк, планлаштырылган чыгымнар күләме 116 миллиард сумга җитә.

116 миллиард сумлык тимер юл төзелә116 миллиард сумлык тимер юл төзелә
116 миллиард сумлык тимер юл төзелә

Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач Русия белән Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларындагы секциядә уртак тырышлык, логистик коридорларны киңәйтүдә ике ил кооперациясе өстәмә кыйммәт, марж бирәчәк, дип билгеләп үтте.

– 2015 елдан без товар әйләнешен ике тапкыр арттырдык. Безнең бурыч - аны шушы югары планкада тотып калу һәм, яхшырак булса, арттыру. Болай да куәтле һәм яхшы эшли торган логистик коридорларыбызның үткәрү сәләтен киңәйтергә һәм арттырырга кирәк. Бизнес күбрәк таләп итә, - дип билгеләде Дмитрий Вольвач.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Моратов «Сибай-Подольск-Новорудная» тимер юлы төзелеше әлеге бурычны хәл итүгә юнәлтелгән һәм логистик юлларның «Орск» һәм «Сагарчин» чик буе үткәрү пунктларына кадәр 250 километрдан артыкка кыскаруына китерәчәк, дип шәрехләде.

- Проектны гамәлгә ашыру шулай ук төсле металларның уникаль чыганаклары – Подольск, Төньяк Подольск, Көнчыгыш Подольск һәм Сибай-Бүребай эшкәртү предприятиеләре белән элемтәне тәэмин итәчәк, бу безгә икътисади әйләнешкә 200 миллион тонна руда җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2035 елга тимер юл тармагының еллык йөк әйләнеше 14 млн тоннага җитәр дип көтәбез, – дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас