+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 ноябрь 2024, 14:25

Традицияләр буыннан-буынга тапшырылырга тиеш

Уфада халыкара форум кысаларында Русия белән Казахстанның социомәдәни, икътисади мөнәсәбәтләрендә халык-сәнгате һөнәрләре предприятиеләренең һәм кәсепчеләрнең роле турында фикер алыштылар.

Традицияләр буыннан-буынга тапшырылырга тиешТрадицияләр буыннан-буынга тапшырылырга тиеш
Традицияләр буыннан-буынга тапшырылырга тиеш
Форумда катнашучыларны Русия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов сәламләде. Ул искәрткәнчә, халык-сәнгате кәсепләре - Русия сәнәгатенең күпмилләтле илнең гасырлар буе дәвам иткән традицияләрен гәүдәләндерүче уникаль өлеше. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кергән халык-сәнгате кәсебе предприятиеләре субсидияләр, күргәзмәләр оештыру һәм башкалар рәвешендә ярдәм ала.

– Ышанам, Уфадагы форум Русия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк һәм һөнәрчеләребезгә халык һөнәрчелеге традицияләрен буыннан-буынга тапшыруда үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде спикер.

Сессия модераторы, Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфасын башкаручы Маргарита Болычева, алда торган сөйләшүне игълан итеп, тармак проблемалары турында фикер алышырга, төбәкләрдә халык-сәнгате кәсепләре предприятиеләренең ничек яшәве турында тәҗрибә уртаклашырга кирәк, дип билгеләп үтте. Үз чиратында, Башкортстан, беренче чиратта, уникаль сәнгать продукциясе җитештерүче «Агыйдел» предприятиесе базасында үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак, дип билгеләп үтте министр.

Свердловск өлкәсенең инвестицияләр һәм үсеш министры Вадим Третьяков үз төбәгенең халык-сәнгате кәсепләрен үстерү тәҗрибәсе белән таныштырды.

- Традицияләрне саклауның, халык кәсебе эшләнмәләрен әзерләү тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген аңлап, без, әлбәттә, тармакка ярдәм итәбез. Безнең алты төп юнәлеш бар. Күпләр иң элек Түбән Тагил подносын – халыкара класслы брендны белә. Халык кәсепләре өчен 21 урын билгеләнгән, шул ук вакытта без яңа урыннарны ачыклау эшен дәвам итәбез. Ярдәмнең төрле: финанс һәм финанс булмаган чараларын кулланабызч, - дип билгеләп үтте Вадим Третьяков.

Ул шулай ук өлкәдә «Мастер» һәм «Халык-сәнгате кәсебен саклаучы» махсус исемнәре бирелүе турында сөйләде; халык-сәнгате кәсебе эшләнмәләрен ачыклау буенча Сәнгать советы төзелгән. Екатеринбург үзәгендә «Домна» креатив кластеры эшли, анда осталар үз эшләнмәләрен сатуга бушлай куя ала.

Маргарита Болычева сәнәгать форумнары кысаларында халык-сәнгате кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсен оештыру тәҗрибәсен игътибарга алды.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко билгеләп үткәнчә, халык-сәнгате кәсепләре туризм белән тыгыз бәйләнгән, чөнки гадәттә туристлар нәкъ менә халык кәсебе эшләнмәләрен сатып ала да инде.

Очрашуга нәтиҗә ясап, Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, халык-сәнгате кәсепләрен үстерү мәсьәләләре Уфада 3-6 декабрьдә узачак халыкара бизнес атналыгында да каралачак. Ул билгеләп үткәнчә, экспертларга әле күп кенә сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Фото: Евгений Немков (пресс-служба XX Форума межрегионального сотрудничества России и Казахстана)


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас