+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 ноябрь 2024, 09:25

Акчагызны киләчәккә саклагыз!

 Пенсиягезгә шактый гына өстәмә булачак.

Акчагызны киләчәккә саклагыз!Акчагызны киләчәккә саклагыз!
Акчагызны киләчәккә саклагыз!
 Киләчәк максатларга акча тупларга, финанс мендәрен формалаштырырга озак вакытлы акча җыю программасы ярдәм итәчәк.
 
Бу ничек эшли: сез дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзисез, даими кертемнәрне үз исәбегезгә күчерәсез, ә алар дәүләтнең уртак финанславы ярдәмендә арта.

Барлык тупланмаларны берьюлы яки өлешләп 15 елдан соң ай саен пенсиягә өстәмә рәвешендә яки билгеле бер яшькә җиткәч (хатын-кызлар өчен - 55 һәм ир-атлар өчен 60 яшь) алырга мөмкин булачак.

Озак вакытлы акча җыю программасының нәрсә икәнлеге турында без элегрәк язган идек. Бүген сайттагы калькулятор ярдәмендә акчаны исәпләп чыгарырга тәкъдим итәбез: https://моифинансы.рф/

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас