+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 ноябрь 2024, 08:56

Казахстан – мөһим партнерыбыз!

26-27 ноябрьдә Уфада Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумы үтте

Казахстан – мөһим партнерыбыз!Казахстан – мөһим партнерыбыз!
Казахстан – мөһим партнерыбыз!
Мәгълүм булуынча, 2022 елның ноябрендә Ырынбурда Русия һәм Казахстанның XVIII төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышы вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елда форумны Уфада үткәрергә тәкъдим итте. Русия һәм Казахстан бу башлангычны хуплады. Узган елның ноябрендә Костанайда узган Казахстан һәм Русия төбәкара хезмәттәшлегенең XIX форумының пленар утырышында Русия Президенты Владимир Путин алдагы елга барлык катнашучыларны Уфага чакырды.
Рәсми чаралар башланыр алдыннан Форумның беренче көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике дәүләтнең халык кәсепләре күргәзмәсен карады, ул яңа Көрәш сарае мәйданчыгында оештырылды.

Биредә Русиянең 10 төбә­геннән – Мәскәү, Саратов, Ырынбур, Төмән, Омск һәм Ульяновск өлкәләреннән, Марий Эл, Дагстан, Удмур­тиядән 60 оешма үз продукциясен тәкъдим итте. Алар арасында Башкортстаннан 20 оста катнашты.

Казахстан делегациясе Алматы кәсепчеләр палатасы, “Алтын Урда” халыкара кәсепчеләр академиясе, шулай ук, кием һәм аксессуар­лар дизайнерлары эшлән­мәләре күргәзмәсен әзер­ләгән. Күргәзмәгә килүчеләр өчен чит ил кунаклары осталык дә­ресләре күрсәтте.

Журналистлар белән әң­гәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия белән Казахстан арасындагы XX форумның республика үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

– Бу форум – тышкы икътисади мөнәсәбәтләр төзүнең бер элементы. Болар барысы да бизнес алып бару өчен күперләрне җайга салу өчен эшләнә, чөнки икътисад һәрвакыт төп нигезне тәшкил итә. Без хезмәттәшләребез Казахстанда уңайлы шартларда эшләсен, Казахстан бизнесы республикага инвести­цияләр китерсен өчен мөм­кинлекләр булдырырга тиеш. Иң мөһиме шул, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ассызык­лавынча, форум чара тарихында булмаганча рекордлы санда катнашучыларны кабул итә.

Арытаба Радий Хәбиров “Русиядә һәм Казахстанда яшьләр эшкуарлыгы: тәҗ­рибә алмашу һәм партнерлык перспективалары” яшь лидерлар форумының пленар сессия­сендә катнашты.

Форум делегатларына сәлам­ләү сүзендә Башкортстан җитәкчесе ике төрки халыкның тарихи тамырлары уртак булуын билгеләп үтте.

– Башкортстан белән Казахстанны күпгасырлык тради­цияләр, мәдәният, тел бәйли. Бу – безнең илләр лидерлары Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев актив рәвештә хуплаган туганнарча хезмәт­тәшлегебезнең нигезе. Алар­ның бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәте партнерлыкны үстерү өчен ышанычлы нигез булдыра, – диде Радий Хә­биров. – Бүген без Башкортстан һәм Казахстан бизнесын берләштерүче яңа уртак проектлар формалаштыру этабында. Яшьләр, безнең халыклар арасында дуслык һәм эшлекле элемтәләрне ныгытып, бу процессның этәргеч көче булачагына ышанам.
Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач Казахстан һәм Русия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен чараның мөһим­леген билгеләп үтте.

– Яшь эшкуарлар бизнесны алга этәрүдә төп роль уйный, яңа тармакларны һәм алымнарны үзләштерә. Уфадагы Форум – уникаль мәйданчык, анда Русия һәм Казахстаннан 130дан артык катнашучы тәҗ­рибә уртаклаша, партнерлык элемтәләрен көйли ала, – диде Дмитрий Вольвач. – Безнең илләрнең уртак проектлары – халыкара базарларга чыгуга беренче адым. Казахстан белән партнерлыктан башлап, Русиядән яшь эшкуарлар үз идеяләрен сынап карау һәм бизнесны алга таба глобаль базарларга чыгуга әзерләү өчен уникаль мөмкинлек ала.

Казахстанның сәүдә һәм интеграция вице-министры Кайрат Торебаев билгеләп үтүенчә, Уфаны халыкара форумны уздыру мәйданчыгы итеп сайлау казах һәм башкорт халыклары арасындагы хез­мәт­тәшлекнең күпьеллык традицияләре һәм төбәкнең үсеш дәрәҗәсе белән аңла­тыла.

– Бүгенге чара заманча инфраструктуралы шәһәрдә уза. Аның символы – спорт һәм мәдәни мәйданчык булып хезмәт итүче Көрәш сарае, – диде Кайрат Торебаев. – Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумы – башлангычларны яшь буынга тапшыру өчен мөһим адым, ул киләчәктә безнең хезмәттәш­ле­кнең нигезе булачак.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров Омск өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәте Рәисе Виталий Хоценко белән очрашты.
Ул республика башкаласына Русия белән Казах­станның ХХ төбәкара хезмәт­тәшлек форумында катнашу өчен килде.
Башкортстан Башлыгы ике төбәкнең эшлекле элемтә­ләрен ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Республика өчен Омск өлкә­се белән хезмәттәшлекне киңәйтү актуаль. Моңа икъ­тисадның охшаш структурасы үсеш алган нефть химиясе сәнәгате булуы да этәрә. Бу юнәлеш үзара мөнәсәбәт­ләрнең яхшы үсеш ноктасы булырга мөмкин. Без, шулай ук, сәүдә әйләнешен арттыру белән кызыксынабыз, аерым алганда, авыл хуҗа­лыгы продукциясе өлешендә, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, фәнни-мәгариф учреж­дениеләре хезмәт­тәшлеге дә яхшы нәтиҗә бирә ала. Берлектәге өстенлекле проектлар буенча фикер алышырга да әзербез.
Виталий Хоценко Башкорт­станның икътисад һәм социаль өлкәдәге мөмкинлекләрен югары бәяләде, шулай ук. Башкортстан һәм Омск өлкәсе предприя­тиеләре кергән тө­бәкара сәнәгать кластеры­ның уңышлы эшен билгеләп үтте.

– Без республиканың һәм аның башкаласы Уфаның тотрыклы үсешен күрәбез. Шәһәр заманча иҗтимагый киңлеге белән эшлекле һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булып тора, урындагы халык һәм кунаклар өчен кызыклы, – диде Виталий Хоценко. – Бездә, чыннан да, көчле нефть эшкәртү кластеры төзелде. Бу секторда бик күп эре предприятиеләр эшли. Авыл хуҗалыгы да үсештә. Шул ук вакытта Башкорт­станның фәнни-мәгариф, шулай ук, спорт инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсе безнең өчен бик кызыклы.

Виталий Хоценко төбәк мөмкинлекләре белән танышу һәм берлектәге башлангыч­ларны гамәлгә ашыру өчен Башкортстан делегациясен Омск өлкәсенә чакырды.
Форумның икенче көнен­дә Уфага рәсми эш сәфәре белән Казахстан делегациясе килде.

Аның составында Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галым­җан Койшыбаев, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Ермек Кошербаев, Костанай өлкәсе хакиме Кумар Аксакалов, Павлодар өлкәсе хакиме Асаин Байханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гауез Нурмө­хәмбәтов килделәр. Аэропортта делегацияне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.
Төбәк башкаласында Га­лым­җан Койшыбаев һәм өлкә җитәкчеләре Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәт­тәш­легенең XX форумы чараларында катнашты.
Шул ук көнне Радий Хәбиров һәм Галымҗан Койшыбаев Республика белән идарә итү үзәгендә булдылар.

Галымҗан Койшыбаев республика халкыннан мөрәҗә­гать­­ләрне мониторинглау һәм аналитика блогы эше белән танышты. Аңа “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасын да күрсәттеләр, ул социаль челтәр­ләрдәге мөрә­җәгатьләргә оператив җавап бирергә һәм кискен мәсьә­ләләрне вакытында хәл итү мөмкинлеге бирә.
Казахстан делегациясен “Ташкын 2.0” автоматик гидромониторингы системасы һәм “Урман сакчысы” системасы кызыксындырды. Беренчесе Башкортстан сулыкларында су дәрәҗәсен күзә­тергә мөмкинлек бирә. Бу республика елгаларында – 54 һәм сусаклагычларда 3 тикшерү ноктасы булу нәтиҗәсендә мөмкин. “Урман сакчысы” сис­темасы исә 14 комплексны үз эченә ала, алар ярдәмендә тау һәм урманнарда янгыннарны күзәтәләр.

Галымҗан Койшыбаев билгеләп үтүенчә, Республика белән идарә итү үзәгендәге уникаль эшләнмәләр – язгы ташкынны фаразлау һәм урман янгыннары мониторингы Казахстан өчен дә аеруча актуаль.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галымҗан Койшыбаев белән эшлекле очрашу үткәрде.
Яклар икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле юнәлеш­ләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Очрашуда, шулай ук, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Ермек Кошербаев, бу илнең Русиядәге Илчелеге киңәшчесе Ерлан Шамишев һәм Казандагы генеральный консулы Ерлан Искаков катнаштылар.
Башкортстан Башлыгы ике яклы эшлекле элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген бил­геләп үтте.

– Казахстан – респуб­ликаның төп партнёрларының берсе. Төбәкнең тышкы сәүдә әйләне­шенең зур өлеше сезнең илгә туры килә. Үзара сәүдәнең күпчелек өлеше – өстәмә кыйм­мәткә ия продукция, – диде Радий Хәбиров. – Бездә Казахстан җитәкчелеге белән элемтәләрне үстерү буенча килешенгән “юл картасы” бар. Ул машина төзү һәм нефть-газ химиясе, агросә­нәгать комплексы, сәламәтлек саклау, туризм өлкәләрендәге проектларны үз эченә ала. Хәзер без бу документны актуаль­ләштерү өстендә эшлибез.

Казахстан делегациясе башлыгы Башкортстан җитәк­челегенә делегациянең Уфага сәфәрен оештыруда ярдәм итүләре һәм Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлеге фору­мының югары дәрәҗәдә әзер­ләнүе өчен рәхмәт белдерде.

– Кунакчыл Башкортстан җирендә матур кабул итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Минем Уфага күптән килгәнем юк һәм шәһәр бик үзгәргән дип әйтә алам. Төбәк халкын башка­ланың 450 еллыгы белән котлыйм, ул Русиянең мөһим эшлекле, мәгариф һәм фәнни үзәгенә әверелде. Шуңа күрә Уфаның Русия белән Казах­станның XX төбәкара хезмәт­тәшлеге форумы уздыру мәйданчыгы итеп сайлануы – олы мәртәбә, – диде Галым­җан Койшыбаев. – Без Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшы темп­лар белән үстерәбез, һәм монда Башкортстан белән хезмәттәшлек мөһим урын алып тора. Шул ук вакытта без, Радий Фәритович, Сез телгә алган өлкәләрдә хезмәттәшлекне арытаба ныгыту өчен зур мөмкинлек күрәбез. Безнең очрашуның моңа яхшы этәргеч булачагына ышанам.
 
Радий Хәбиров белән Галымҗан Койшыбаев бө­тен­дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вуз­ара студентлар кампусында булдылар.
Алар шәһәрнең тарихи өлешендә “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты кысаларында төзел­гән заманча биналар комплек­сының инновацион мәйдан­чыкларын карады.
Галымҗан Койшыбаев кампус резидентларының фәнни һәм белем бирү компетен­цияләренең югары дәрәҗәдә булуын билге­ләде һәм проектның икенче чиратының мөмкинлекләрен югары бәя­ләде.
Уфаның Көрәш сараенда Радий Хәбиров дәрәҗәле кунаклар – Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәк­чесе Галым­җан Койшыбаев белән ике дәүләтнең халык хуҗа­лыгы казанышлары күргәз­мәсендә булдылар.

Кунакларга традицион кәсеп­ләр – киез басу, тире эшкәртү, туку, чигү, савыт-сабага бизәк төшерү, чүлмәк ясау һәм чүкеп ясалган әйберләр, декоратив-гамәли сәнгать, шулай ук, милли киемнәр тегүне күрсәттеләр.
Уртак проектлар күргәзмә­сендә мәртәбәле кунакларга Сибай – Подольск – Новорудная тимер юлын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру барышын тәкъдим иттеләр. Ул логистиканы шактый кыскартырга һәм килә­чәктә Башкортстанның Урал аръягын Казахстан, Урта Азия һәм Кытай белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук, форум кунакларына Русия һәм Казахстан дизайнерларын берләштерүче “Гасырлар аша традицияләр” милли һәм заманча стильдәге кием коллек­цияләрен тәкъдим иттеләр.
Уфаның Көрәш сараенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XX юбилей форумының пленар утырышында катнашты.
Быел ул ике илнең сәүдә-икътисади хезмәт­тәшлеге мөм­кинлекләрен гамәлгә ашыруга багышланды.

Видеоэлемтә режимында утырышта дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев чыгыш ясадылар.
Русия Президенты беренче тапкыр Уфада узучы форумда катнашучыларны сәламләде.

– Төбәкләрнең үзара бәйләнеше, асылда, безнең ике яклы мөнәсәбәтлә­ре­безнең бөтен комплексын арытаба тотрыклы үстерү өчен нигез булып тора. Һәм соңгы вакытта Русия-Казахстан төбәкләре форумна­рының дәүләт башлыклары­ның югары дәрәҗәдәге сәфәрләре белән бергә үткәрелүе аң­лашыла, – диде Владимир Путин. – Уфада Русиянең 30 субъекты һәм Казахстанның 13 өлкәсе вәкилләре, ягъни нәкъ менә ике яклы партнерлык элемтә­ләрен киңәйтү буенча практик эшчәнлеккә актив җәлеп ителгән төбәкләр җыелган. Форумда катнашучы­ларның барысының да тәгаен нәти­җәләргә ирешүгә, яңа проектларны эзләүгә һәм гамәлгә ашыруга гомум әзерлеге мөһим. Бу хакта, аерым алганда, кул куюга әзерләнгән төбәкара килешүләр һәм меморандумнар, коммерция килешүләренең саллы пакеты сөйли.
Казахстан Президенты ике дәүләт хезмәттәшлегенең өстен­лекле юнәлешләре турында сөйләде һәм форумда катнашучыларга уңышлар теләде.

– Форумның динамик үсеш алучы икътисады һәм бай мәдәни мирасы булган Уфада узуы символик мәгънәгә ия. Ике дистә ел эчендә форум нәтиҗәле мәйданчыкка әве­релде, анда безнең илләр арасында стратегик партнерлыкны ныгытуга юнәлеш бирелә. Сәүдә-икътисади һәм инвестицион өлкәләрдәге, сәнәгать кооперациясендәге хезмәттәш­лек тотрыклы үсеш динамикасын күрсәтә, – диде Касым-Жомарт Токаев. – Бүгенге форум ике илнең сәүдә-икътисади кооперациясен үстерүгә үзара файдалы һәм тигез хокуклы партнерлык принципларында яңа килеш­терелгән алымнар эшләү өчен башлангыч нокта булачагына ышанам. Ә форум кысаларында кул куелган килешүләрнең саллы пакеты һәм атап үтелгән тәгаен башлангычлар төбәк­ара коопера­циянең зур мөмкинлеген ачып кына калмаячак, ә безнең илләр икътисады үсешенә көчле импульс бирәчәк.

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев үзенең чыгышында Казахстан белән икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү кысаларында исәп-хисапларның 80 проценттан артыгы ике илнең милли валютасында башкарылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта Евразия икътисади берлеге кысаларында эшне дәвам итү партнерлыкны тагын да ныгытуга ярдәм итәргә тиеш.
Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хө­күмәт Аппараты җитәкчесе Галым­җан Койшыбаев ассызыклавынча, Уфада узучы Русия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумы ике ил арасындагы мөнәсә­бәтләрне ныгытуда мөһим адым булып тора.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында республиканың Казахстан төбәкләре белән хезмәттәш­леген ныгыту эше­нең төп нәтиҗәләрен бил­геләде.
 
– Без Русия – Казахстан төбәкара мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Русия Президенты Владимир Путинга һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевка рәхмәт белдерәбез, – диде Радий Хәбиров. – Безнең республика һәм Казахстан төбәкләрен күп еллар сәүдә, авыл хуҗалыгы, сә­нәгать, энергетика, мәгариф һәм сәламәтлек саклау кебек мөһим өлкәләрдә ныклы баг­ланышлар бәйли. Бу юнә­лешләр без узган елда Казахстан Хөкүмәте белән кул куел­ган “юл картасы”на кертелгән.
Казахстан – Башкортстан­ның иң мөһим партнёр­ларының берсе, аңа республикабыз товар әйләне­шенең уннан бер өлеше туры килә. Соңгы дүрт елда безнең арада товар әйләнеше бик яхшы үсеш күрсәтте – 65 процент.
 
Бу җәһәттән машина төзү һәм нефть химиясе производствосы – төп тармаклар. Кооперация өчен Башкортстан һәм Казахстан предприя­тие­ләренең технологик компетен­цияләренең тулылыгы яхшы нигез булып тора. Мәсәлән, Башкортстан предприятиесе Казахстан партнёры белән берлектә Усть-Каменогорскида медицина җиһазлары җи­тештерүне оештырды. Ел ахырына безнең Белорет компаниясе Костанайда тимер юл вагоннары өчен пружина җитеш­терүне башлап җибә­рергә планлаштыра. Казахстан партнерлары белән бергә Павлодарда химия кластеры булдыру буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру эше бара.

* * *
Пленар утырыш ахырында форум кысаларында кул куел­ган документлар белән алмашу тантанасы булды. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев һәм Казахстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Хө­күмәт Аппараты җитәкчесе Галымҗан Койшыбаев катнашлыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Актүбә өлкәсе хакиме Әсхәт Шахаров һәм Костанай өлкәсе хакиме Кумар Аксакалов белән хезмәттәшлек турында ике яклы меморандум төзелде. Башка имзаланган документлар арасында Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Казахстан Республикасы эш­куарларының “Атамекен” милли палатасы арасында килешү дә бар.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас