Башлыча, Кырымда уздырылган әлеге киңкүләм икътисади форум 2024 елда Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Уфага күчереләчәк. Мондый карар элегрәк республика башлыклары Сергей Аксенов һәм Радий Хәбиров тарафыннан кабул ителгән иде.
Башкортстан башкаласы - Русиядә икътисади яктан иң прогрессив төбәкләрнең берсе, һәм ул форум өчен бик яхшы мәйданчык булачак, чөнки Уфа халыкара чараларны җәлеп итү үзәге исемен яулады. Форумны уздыру урыны итеп Уфаның 450 еллыгы уңаеннан төзелгән һәм Европаның иң зур спорт объекты дип исәпләнүче Көрәш сарае сайланды. Аны барлык спортчылар өчен төзеделәр, шул исәптән уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнергә теләүче гади малайлар һәм кызлар өчен.
Башкортстан Башлыгы өчен әлеге объектны төзү, аның әйтүенчә, хыял булган, ул Көрәш сарае - йөзләрчә мең баланы тәрбияләгән, йөзләрчә мең җанатарны сөендергән һәм балаларны урамнан спортка тарткан йөзләрчә тренерга хөрмәт күрсәтү, дип атаган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республикада ЯМЭФ иң югары дәрәҗәдә үткәреләчәк, дип вәгъдә итте.
"Ялта Халыкара икътисади форумы - илебез территориясендәге иң зур конгресс вакыйгаларының берсе. Быел аны Европа һәм Азия кушылган урында урнашкан Уфа кабул итә. Декабрь башында, ел саен үткәрелә торган Халыкара бизнес атналыгы чорында 90 илдән күпсанлы кунаклар көтәбез. Ышанам ки, экспертлар пулы һәм форумның актуаль көн тәртибе уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга, яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштырырга һәм илебез икътисады өчен кызыклы чишелешләр тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Радий Фәрит улы.
Тулырак: https://yalta-forum.com/News/233/