Башкортстан һәм Беларусь хакимияте аның резидентлары өчен системалы ярдәм чаралары булдырачак. Уртак инвестпроектлар кирәкле инженерлык һәм җитештерү инфраструктурасы белән тәэмин итәчәк. Тагын бер өстәмә преференция сәнәгать һәм логистик чылбырларны төзү булырга мөмкин.
– Хәзер җир казу һәм юл техникасы производствосын эшләтү, аккумулятор батареяләре һәм комплектлау детальләре җитештерүче заводлар төзү, шулай ук заманча шәһәр электр транспорты производствосын киңәйтү буенча уртак башлангычлар эшләнә. Якындагы перспективага әлеге проектларның гомум инвестицион "портфеле" якынча 14 миллиард сум тәшкил итә, ә алга таба хезмәттәшлекне киңәйткәндә ул 50 миллиард сумнан артып китәчәк, – диде Рөстәм Моратов.
Фото: pravitelstvorb.ru