2 декабрьдә салым агентлары бюджетка салымны тотып калмаган һәм күчермәгән керемнәрдән физик берәмлекләрнең милек салымнарын һәм физик берәмлекләрнең керемнәренә салымны түләү срогы тәмамлана. Бу көнне төн уртасына кадәр салым түләүчеләргә, салым түләүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен, Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенә (+7 (347) 215-10-70, өстәмә - 55-55) түләүсез "кайнар линия" телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек биреләчәк.
Шулай ук, бу көнне төбәкнең барлык салым инспекцияләре салым түләүчеләрне 9:00дән 20:00гә кадәр озайтылган эш графигы буенча кабул итәчәк. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә "Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет" интерактив сервислары, шулай ук "ФЛ салымнары" мобиль кушымтасы аша салымнарны онлайн-режимда түләү буенча консультатив ярдәм күрсәтеләчәк.
Салымнарны өйдән чыкмыйча гына Русия Федераль салым хезмәтенең "Салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервислары, яки аның "ФЛ салымнары" мобиль версиясе ярдәмендә түләргә мөмкин. Кәгазь салым хәбәре булган очракта, салымнарны банкоматларда, банк бүлекчәләрендә, яки Русия почтасында түләргә мөмкин.
Фото: башинформ