-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 декабрь , 21:15

Уфада 30 миллиард сумлык килешүләр имзаланачак

5 декабрьдә Уфада "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында узачак алтынчы Ялта халыкара икътисади форумында (ЯМЭФ) гомум күләме 30 миллиард сумнан артык булган инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында килешүләр имзаланачак. Барлыгы 7 килешү булачак: 1 инвестицион, 5 үзара хезмәттәшлек турында меморандум һәм 1 Кырым Республикасы территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү.

Уфада 30 миллиард сумлык килешүләр имзаланачак
Уфада 30 миллиард сумлык килешүләр имзаланачак

- ЯМЭФ - ул беренче чиратта бизнес турында, өстәвенә халыкара бизнес турында. Бу һәрвакыт эре контрактлар, килешүләр, миллиард сумлык килешүләр. Ялта форумы республика икътисадына гына түгел, ә Русия икътисадына да йогынты ясый, дип кыю әйтә алам. Һәм хәзерге очрашу ким дигәндә масштаблы булырга тиеш, – диде Кырым Республикасы финанс министры Ирина Кивико.

Имзаланган документлар нәтиҗәләре буенча Кырым Республикасы территориясендә 5 ел эчендә бәясе 10 миллиард сумга якын булган грандиоз туристлык-рекреацион комплексның беренче чираты төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында гына да 1200 берәмлек номер фонды, СПА-отель һәм профилакторий оештыру планлаштырыла.

Тагын бер проект – Судак шәһәрендә зур торак комплексы төзү. Инвестицияләр күләме - 18 миллиард сум. Янәшәдә, шул ук шәһәрдә, 4,2 миллиард сумлык туристлык комплексы төзеләчәк. Шул кадәр үк диярлек инвестор шәһәр төрендәге Коктебель бистәсендә туристлык комплексын оештыруга кертергә җыена. Тагын 2 меморандум Кырымда гипс-катыргы һәм пластик эшләнмәләр җитештерүне күздә тота.

Кырым Республикасы территориясендә «Корпорация развития Республики Крым» компаниясе һәм «Симферопольская девелоперская компания» арасында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек турында килешү аерым карар булачак.

Фото: yalta-forum.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: