+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 декабрь 2024, 04:30

Сәнәгатьне үстерүгә инвестицияләр мөһим

Башкортстанның төньяк-көнчыгыш төбәген үстерүнең яңа программасы тәкъдим ителде

Сәнәгатьне үстерүгә инвестицияләр мөһимСәнәгатьне үстерүгә инвестицияләр мөһим
Сәнәгатьне үстерүгә инвестицияләр мөһим

Аңа Аскын, Балакатай, Дуван, Караидел, Кыйгы, Мәчетле, Нуриман һәм Салават районнары керә.
Бу районнар республика территориясенең 14,38 проценттан артык мәйданын били. Биредә Башкортстан халкының 4,2 проценты (167,8 мең кеше) яши.
Бу төбәкнең икътисади үсеше канәгатьләнерлек түгел, ә демография хәле катлаулы булып кала бирә. Төньяк-көнчыгыш районнар табигый-климат шартлары, инженерлык һәм транспорт инфра­струк­турасы, икъ­тисадның җитеш­терүгә махсуслашуы (күбесенчә авыл хуҗалыгы) белән аерылып торалар.
Бу районнарда сәнәгать җитештерүе һәм эшкәртү производстволары аз, казылма байлыклар чыгару пред­прия­тиеләре бар. Шулай ук монда халык саны кимү республиканың башка районнарына караганда күбрәк күзәтелә.

Дуван районы­ның Сикияз авылы янында, төньяк-көн­чыгыш төбәктә беренче индустриаль сөт фермасы барлыкка киләчәк. Ул 1600 баш сыерга исәпләнгән һәм рес­публиканың бу өле­шендә сыер малы асрау буенча иң зур комплекс булачак. Проектның гомум бәясе – 1,8 миллиард сум. Элегрәк проект республика “Инвестиция сәга­те”ндә каралып, хуплау һәм дәүләт ярдәме алган иде. Инвестпроектны гамәлгә ашыру турында социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Яңа ферманы “Простор” компанияләр төркеменә кергән “Рассвет” авыл хуҗалыгы предприятиесе төзи. Төзелеш мәйданчыгында металл конструкцияләр монтажлана башлаган, актив рәвештә бетон эшләре алып барыла.
“Бу “Рассвет” Дуван районында гамәлгә ашырган беренче проект кына түгел. Биредә ашлык киптерү комплексы эшли, “Доброе поле” бренды астында тиз әзерләнә торган ярмалар һәм боткалар җитештерәләр һәм төрәләр. Бу – инвесторлар белән хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге. Без аларга ярдәм күрсәтәбез, ә алар безнең икътисадны үстерүне дәвам итә”, – дип язды Радий Хәбиров.
Башкортстанда республиканың төньяк-көнчыгыш районнарын социаль-икътисади үстерүнең яңа стратегиясен кабул итәргә җыеналар. Ул 2025-30 елларга исәпләнгән. Документ проектын Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы әзерләгән.
Стратегия төньяк-көнчыгыш районнарны социаль-икътисади үстерүнең уртача сроклы комплекслы программасына алмашка килергә тиеш. Аны гамәлгә ашыру 2022-24 елларда дәвам итте. Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында “алдагы этапта (комплекслы программада) билгеләнгән барлык максатларга да тулы күләмдә ирешелмәде”, дип таныйлар. Аерым алганда, үзләре җитештергән төяп озатылган товарлар күләме елына – уртача 3,86 процентка, тулай продукция күләме – 2,8 процентка, ә уртача хезмәт хаклары 7 процентка үсте. Торак төзелеше белән эшләр начар тора. Төньяк-көнчыгыш районнарда яңа торак күләмнәренең уртача еллык үсеше бары тик 0,8 процент тәшкил иткән.
Төбәкнең товарлар җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтүнең гомумреспублика күрсәткечләренә керткән өлеше кимегән. 2023 елда сигез район республика продукциясенең бары тик 0,36 процентын гына җитештергән. 2014 елда бу күрсәткеч 0,41 процент тәшкил иткән.
Шул ук вакытта төньяк-көнчыгышта җитештерү республиканың башка төбәкләрендәге кебек темплар белән үсми, шуңа күрә аның гомум республика күрсәткечләрендәге өлеше кими. Узган ел республикада 2,86 триллион сумлык хезмәтләр күрсәтелгән һәм товарлар җитештерелгән, ә төбәкнең төньяк-көнчыгышында – 10,38 миллиард сумлык. Шушы күләмнең күп өлеше – 30,2 процент – Дуван районына туры килә. Икенче урында – 26,4 процентлы күрсәткеч белән Салават районы, өченчедә – 16,6 процент белән Нуриман районы. Җитештерү күләмнәре Балакатай һәм Кыйгы районнарында барыннан да начаррак.
Шул ук вакытта 2014 елдан 2023 елга кадәрге ун елда җитештерү күрсәткечләренең уртача 1,4 тапкыр артуы күзәтелә. Иң зур үсеш динамикасы – 2,5 тапкырдан артыграк – Караидел районында (232 миллионнан 700 миллион сумга кадәр) һәм Кыйгы районында (1,8 тапкыр – 166 миллионнан 429,3 миллион сумга кадәр) күзәтелә.
Тулаем алганда, республиканың төньяк-көнчыгышында авыл хуҗалыгы һәм шифаханә-курорт тармагы аеруча алга киткән. Республиканың бу өлешендәге система барлыкка китерүче биш предприятиенең өчесе – шифаханәләр, калган икесе – авыл хуҗалыгы компанияләре. Монда, җыеп әйткәндә, сәнәгать һәм эшкәртү производствосы үсеш алмаган.
“Башкортстанның төньяк-көнчыгышында сәнәгать җитештерүе бик аз үсеш алган, һәм беренче чиратта икътисади эшчәнлекнең чимал характерындагы төрләре (ит, сөт, ашлык, урман) өстенлек итә. Сәнәгать предприятиеләре – күбесенчә кече һәм урта малтабарлык субъектлары. Төбәк территориясендә бик аз санда гына эре җитештерү предприятиеләре эшчәнлек алып бара. Инвестиция инфраструктурасы булмау республиканың төньяк-көнчыгышында инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне киметә”, – диелә Стратегия проектында.
Моннан тыш, бу районнарда демографик вәзгыять катлаулы. Халык саны кимү республиканың башка районнарына караганда тизрәк бара. Ә депопуляциягә үлүчеләр санының – югары һәм туучылар санының түбән булуы зур өлеш кертә. Документ авторлары “урта сроклы перспективада балалар туу күрсәткечләренең үсүенә өмет итү урынсыз” дигән нәтиҗәгә килә. Моннан тыш, эш көчендәге ир-атлар арасында аномаль югары үлем очраклары күзәтелә.
Төньяк-көнчыгыштагы вәзгыятьне яхшырту өчен республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы икътисадны берничә юнәлеш буенча үстерергә тәкъдим итә: инвестиция инфраструктурасы булдырырга, урман сәнәгате комплексын күтәрергә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең яңа предприятиеләрен файдалы казылмалар эшкәртү һәм төзелеш материаллары җитештерү буенча заводлар төзергә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәкне үстерү буенча бу беренче генә стратегия (программа) түгел. 2022 елда республика Хөкүмәте 2022-24 елларга төньяк-көнчыгышны социаль-икътисади үстерүнең уртача сроклы комплекслы программасын раслады. Өчьеллык программаны финанслауның гомум күләме 21,99 миллиард сум дәрәҗәсендә планлаштырылды, шуларның 12,2 миллиардын – төбәк бюджетыннан, 3,8 миллиардын федераль бюджеттан бүлеп бирү планлаштырылды. Бюджеттан тыш чыганакларга 5,9 миллиард сум чыгым туры килде, ә калган 53,2 миллион сум – урындагы бюджетлар акчалары.
“2011-15 елларга республиканың төньяк-көнчыгыш районнарын социаль-икътисади үстерүнең уртача сроклы комплекслы программасы” чараларын тормышка ашыруга 100 миллиард сумнан артык акча юнәлтү планлаштырылган иде, аларның иң зур өлеше бюджет акчалары һәм бары тик 3,5 миллиард сумы гына – җәлеп ителгән эчке һәм тышкы кредитлар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас