-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 декабрь , 22:22

Ялта форумының Уфага "килүе" - олы мәртәбә

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров VI Ялта Халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Эшлекле чара Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Көрәш сарае мәйданчыгында уза. Анда дөньяның 90 иленнән 4,5 мең делегат җыелган. Алар халыкара хезмәттәшлеккә, икътисадның төп тармакларын үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыша.

Ялта форумының Уфага "килүе" - олы мәртәбә
Ялта форумының Уфага "килүе" - олы мәртәбә

Пленар утырышның темасы - "Мин һәм без - күпполярлы дөнья. Яңа икътисади чынбарлык". Чарада катнашучыларга сәламләү сүзен Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин юллады. Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы, «Ялта Халыкара икътисади форумы» фондының Попечительләр советы рәисе Андрей Назаров укыды.

"Сезне VI Ялта Халыкара икътисади форумы ачылу уңаеннан сәламлим. Ул үзен аралашу һәм дискуссиянең нәтиҗәле мәйданчыгы буларак күрсәтте. 2015 елда беренче очрашуга 600гә якын кеше килгән иде, ә бүген инде берничә мең кунак җыелды, 90 ил вәкилләре катнашачак, ә мәсьәләләр даирәсе геосәяси дөнья төзелешенең глобаль проблемалары буенча фикер алышуга кадәр киңәйде, – диелә сәламләү сүзендә. - Форумның быел файдалануга тапшырылган Уфа Көрәш сараенда узуын да билгеләп үтәм. Форумда катнашучылар бу мәйданчыкны тиешенчә бәяләр дип уйлыйм. Кырым белән Башкортстан республикаларының дуслык нигезендә тыгыз бәйләнештә булуы да мөһим. Аерым алганда, регион, гадәттәгечә, Ялта Халыкара икътисади форумын оештыруда бердәм катнаша. Форум бөтен илебез өчен файдалы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам».

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында форумда катнашучыларны сәламләде һәм әлеге дискуссия мәйданчыгының югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

– Бу мөһим чара киң халыкара әһәмияткә ия һәм, әлбәттә, Русия өчен дә, безнең республика өчен дә мөһим. Форумны оештыручыларның аны уздыруны дәвам итәргә дигән карар кабул итүе дөрес, чөнки ул баштан ук бик җитди катнашучылар даирәсен җыйды, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Русия бизнес даирәсенең, предприятие җитәкчеләренең илнең тотрыклы үсешенә керткән өлешен югары бәяләде.
– Тырышлык, тирәнтен интеллектуаль эш нәтиҗәсендә без катлаулы шартларда берләшә алдыгык, яңа партнерлар таптык, җитештерү, логистика, финанс чылбырларын үзгәртә бардык, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Министрлар советы Рәисе урынбасары, Кырым Республикасының Русия Президенты каршындагы Даими вәкиле Георгий Мурадов үз чыгышында ассызыклаганча, Ялта халыкара икътисаи форумын Уфада уздыру - төбәкләр арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен көйләүдә рациональ географик урын.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм республика Хөкүмәтенә кунакчыллыклары һәм уртак эшебез хакына ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Уфада Ялта Халыкара икътисади форумын уздыру идеясе Башкортстанның Кырымга Русия белән кушылганнан соң күрсәткән ярдәменең дәвамы булды. Бу - безнең элемтәләрнең ныклыгын һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә әзерлекне күрсәтә торган мөһим адым, – дип билгеләде Георгий Мурадов.

Пленар утырыш нәтиҗәләре буенча журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәтта катлаулы макроикътисади проблемалар һәм сәяси тотрыксызлык шартларында да чит ил бизнесы Русиядә эшләргә омтыла.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: