-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 декабрь , 19:02

Башкортстан Башлыгы Вероника Никишина белән очрашты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Уфага "Халыкара бизнес атналыгы" чараларында катнашу өчен килгән Русия экспорт үзәге (РЭЦ) генеральный директоры Вероника Никишина белән очрашты. Көн тәртибендә - республика продукциясен экспортка чыгаруны оештыру һәм киңәйтү белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре.

Башкортстан Башлыгы Вероника Никишина белән очрашты
Башкортстан Башлыгы Вероника Никишина белән очрашты

Вероника Никишина билгеләп үткәнчә, Башкортстан республика товарларын тышкы базарларга чыгаруда уңышлар күрсәтә, төбәктә энергетик булмаган экспорт актив үсә. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республика төбәк экспорт стандартын гамәлгә кертү нәтиҗәлелеге рейтингында алдынгы урыннарда тора.

- Башкортстан - экспортта иң актив төбәкләрнең берсе. Урындагы компанияләр 75 илдән килгән партнерлар белән хезмәттәшлек итә. Халыкара хезмәттәшлекне үстерү ачкычлары Мәскәүдә генә түгел, ә бөтен Русиядә, субъектлар җитәкчелеге кулында. Регионнарның экспортерларны алга җибәрү мәсьәләсендә актив позициясе, федераль үзәк белән тыгыз кооперация – компанияләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү һәм милли максатларга ирешү өчен кирәкле адымнар. Республика хөкүмәте эше - моның ачык мисалы, - диде Вероника Никишина.

Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, экспортны уңышлы үстерү актив тышкы икътисади эшчәнлек, күп кенә кыенлыкларны җиңеп чыгу һәм Русия экспорт үзәге кебек төп партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итүне таләп итә.

- Без аңлыйбыз, әгәр тышкы икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнмәсәк, уңыш булмаячак. Товарларны төбәк һәм ил эчендә генә этәрмәскә кирәк. Чит илләргә дә чыгарга кирәк, – диде Радий Хәбиров. – 2025 елга безнең бурыч - бу юнәлешне киләчәктә дә үстерү, яңа партнерлар эзләү.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: