+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 декабрь 2024, 18:14

"Халыкара бизнес атналыгы"ның пленар утырышы узды

"Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында «Уфа диалогы: «Көнбатыш-глобаль Көньяк: каршы кую никадәр реаль» пленар утырышы узды.

"Халыкара бизнес атналыгы"ның пленар утырышы узды"Халыкара бизнес атналыгы"ның пленар утырышы узды
"Халыкара бизнес атналыгы"ның пленар утырышы узды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров Башкортстанның төрле дәрәҗәдә халыкара активлыкка ничек кереп китүе турында сөйләде. Пленар утырышта чыгыш ясаганда ул көнбатыш институтлары идеологиясе күптәннән күпполяр дөнья таләпләренә туры килми, дип билгеләп үтте.

- Башкортстанның биредә уңышлы тәҗрибәсе бар. Глобаль тректа - бу, әлбәттә, ШОС һәм БРИКС. Без даими рәвештә БРИКС буенча партнерлар белән системалы проектларны гамәлгә ашыруда катнашабыз. Тагын да күбрәк әйтәм, Русия Президенты БРИКС махсус икътисади зоналарының халыкара ассоциациясен булдыру башлангычын хуплады,ә бу - 2,5 меңнән артык преференциаль территория. Без бу тарихка кушылырга һәм яңа логистик чылбырлар формалаштырырга ниятлибез, - дип белдерде Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы.

Русия экспорт үзәге (РЭЦ) генеральный директоры Вероника Никишина үз чыгышында БРИКСны киңәйтү мисалында санкцияләр кертелгәннән соң дөнья институтларының трансформациясен дә бәяләде.

- Ике ел элек иң беренче, иң буа торган санкцияләр тышкы сәүдәгә юнәлтелгән иде. Бу тышкы икътисади эшчәнлек, экспорт һәм һәр илгә кирәкле импортның кан әйләнеше системасы булуы турында сөйли, – диде Вероника Никишина.

Пленар утырышта спикерлар билгеләп үткәнчә, Гомумевразия трегында Башкортстан сәнәгать кооперациясен актив үстерә. Белоруссия партнерлары белән бергә Башкортстан территориясендә берничә предприятие, шул исәптән ашлык киптерү җайланмалары чыгару заводы төзелгән. Планнарда - җир казу һәм төзелеш техникасы, шәһәр электр транспорты производстволарын булдыру проектлары – биредә мөмкин булган инвестиция портфеле 50 миллиард сумнан артып китә. Һәм бүген инде сүз башкорт-белорус инвестиция кластерын булдыру турында бара. Үзбәкстан һәм Казахстан белән уртак сәнәгать һәм технопарклар планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас