+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 декабрь 2024, 10:05

Башкортстан инноваторлары федераль грант конкурсларында җиңде

Инновацияләргә ярдәм фонды ясалма интеллект өлкәсендәге перспектив проектларны сайлап алды. Җиңүчеләр арасында - Башкортстан эшкуарлары Виктор Фрейдин һәм Диана Сафина. Инноваторлар идеяләрне тормышка ашыруга 12 миллион сум күләмендә грантлар алачак.

Башкортстан инноваторлары федераль грант конкурсларында җиңдеБашкортстан инноваторлары федераль грант конкурсларында җиңде
Башкортстан инноваторлары федераль грант конкурсларында җиңде

Виктор Фрейдинның «Открытые Агро Инновации» компаниясендә гамәлгә ашырылган эшләнмәсе «Азыкны нәтиҗәле куллануны контрольдә тотуның интеллектуаль системасы, эре мөгезле терлекләрнең азык һәм сугару урыннарында терлек азыгында үз-үзләрен тоту элементларын мониторинглау» программа-аппарат комплексының прототибыннан гыйбарәт. Система азык таратуны мониторинглау өчен нейрон челтәрләрен куллана.

"Старт-Взлет" конкурсында катнашу проектка 3 миллион сум күләмендә грант алырга мөмкинлек бирде.

Диана Сафинаның «Укучыларның психоэмоциональ халәтен мониторинглау һәм бәяләү системасы прототибын эшләү» проекты «Старт-ИИ-1» конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде һәм 4 миллион сум күләмендә финанслау алачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас