+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 декабрь 2024, 14:55

Резидент республикада завод төзиячәк

Русия Икътисади үсеш министрлыгы "ПЛАСТЭК-ГЕО заводы" җәмгыятен Башкортстанның алгарышлы үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте. Компания төзелеш тармагы өчен полимер материал чыгара торган заманча завод төзүгә 370 млн сумнан артык инвестицияләр кертә һәм 53 яңа эш урыны булдырачак.

Резидент республикада завод төзиячәкРезидент республикада завод төзиячәк
Резидент республикада завод төзиячәк

- Предприятие процессинг схемасы нигезендә заказчы чималы ярдәмендә ябу материаллары җитештерәчәк. Алга таба үз җитештерү мәйданчыгын төзү планлаштырыла, - дип сөйләде Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Моратов.

Инвестор проектны 2024-31 еллар дәвамында гамәлгә ашырырга планлаштыра. Хәзерге вакытта җитештерүне урнаштыру мәсьәләсе карала. Җитештерү урыны белән субаренда килешүләре төзелгән. Җиһазлар сатып алынган һәм урнаштырылган. Җитештерү заказчы чималында башкарыла. Предприятие проект куәтенә 2027 ел ахырына чыгарга планлаштыра.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас