Радий Хәбиров билгеләвенчә, агымдагы елда фикер алышуда 2018-20 елларда нигез салынган проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә киләсе елда 25 процент дәрәҗәсендә үсеш көтелүе ассызыклана.
Бу хакта үз фикерен сәясәтче Николай Евдокимов белдерде.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика җитәкчелегенә килгәннән башлап, инвесторлар белән эшләргә тотынды. Хәзер без шул эшнең нәтиҗәсен күрәбез. Авыр вакытлар булуга карамастан, республика инвесторларны җәлеп итә ала. Чөнки бездә бизнесменнар өчен махсус шартлар тудырылган.
Аңлашыла ки, санкцияләр аркасында бүген яңа инвесторны җәлеп итү күпкә авыррак. Әмма эш бу өлкәдә туктамый. Бездә инвесторлар өчен шактый преференцияләр булган территорияләр күп. Шуның белән дә республика аларны кызысындыра.
Гомумән алганда, республика инвесторлар өчен илнең иң яхшы төбәкләренең берсе, - диде Николай Евдокимов.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
-